Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Филүс Каһиров: "Артистлар гел гулянкада, гаилә кормыйлар, имеш..."

Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров иң зур җиңүе хакында сөйләгән.

 Ул әти-әнисен ничек күндереп, музыка училищесына укырга керүен искә алган, дип яза "Татар-тудей".

“Тормышымдагы иң зур җиңүем – иҗатны сайлаудыр, чөнки иҗат юлы белән баруыма әти-әни бераз каршы иде. Артистларга караш хәзер икенче төрле. Элек бераз икенчерәк иде. Алар әйтүенчә, артистлар өйләренә кайтып керми, гел гулянкада, гаилә кора алмыйлар. Әткәй миннән юрист ясамакчы иде. Юк, минем күңел моңа тартылмый, мин җырчы булам, дидем.
Училищега эләгүем болай булды. Туймазы шәһәрендә “Озын көй” дигән конкурс үткәрелә иде. Шунда Октябрьский шәһәреннән киләчәктә укытучым булачак Галия Закировна Мусина килгән иде. Ул: “9нчы сыйныфтан соң безгә керсәң, 10-11нче сыйныфларны бездә дә укып бетерә аласың”, дип чакырды. Мине укырга чакырдылар, бүгеннән алалар, дип канатланып кайткач, өйдәгеләр бераз каршы булды.
Аннары әнкәй белән “Ачык ишекләр көне”нә бардык. Шунда, беренчедән, әнкәйгә бинасы, икенчедән, укытучы ошады һәм ниндидер бер ышаныч туды. Өйгә кайтып, 2 ай дәвамында әткәйне икәүләшеп ризалаштырдык. Шулай итеп, 9нчы сыйныфны тәмамлагач, мин Октябрьский шәһәренә музыка училищесына укырга кердем. Менә бу зур җиңү иде”, - дип уртаклашкан җырчы Филүс Каһиров.

фото татар информ

http://almet-rt.ru/news/mgyyat/fils-kairov-artistlar-gel-gulyankada-gail-kormyylar-imesh

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса