Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күгәрчен авылында яшәүче Фәезхан Җәләлов 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Район башлыгы тарафыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен юбилейлары белән котлау соңгы елларда күркәм традициягә әйләнде.

 20 май көнендә район башлыгы Илдар Таҗетдинов, район халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Нурия Шакирова, Күгәрчен җирле үзидарә башлыгы Альберт Сафин 90 яшьлек юбилее белән шушы җирлек ветераны Фәезхан Җәләл улы Җәләловны тәбрикләделәр.

–Сез тормышның авыр, михнәтле чорын күргән буын. Бик күпләргә гыйбрәт итеп сөйләрлек үткәнегез бар. Киләчәктә дә саулык белән бәрәкәтле гомер кичерергә насыйп булсын,–диде район башлыгы ветеранны тәбрикләп һәм истәлек бүләген тапшырды. Россия Федерациясе Президенты В.Путинның Рәхмәт хаты да күпсанлы котлауларга янә бер матур ядкарь булып өстәлде.

Фәезхан ага тормышның ачысын-төчесен, хәсрәтен, шатлыгын да күп күргән. Карчыгы Рәхилә апа белән 6 балага гомер биргән алар. Бүгенге көндә 4 кызы, бер улы районыбыз җирлегендә яшиләр. Шәҗәрә агачы да нык гаиләнең–13 онык һәм тагын дистәгә якын оныкчыгы бар Фәезхан абыйның.

–Карчыгым гына иртә китте,–дип уфтана ул, бакыйлыкка күчкән Рәхилә апаны юксынып. –16 ел инде аннан башка ялгыз яшәвемә. Заманасында икебез дә колхозда эшләдек, фермада, төзелештә, кирпеч заводында эшләү дисеңме, берсе дә калмады.

Авырлыкларны күп күрсә дә, бүгенге тормышыннан бик канәгать ветеран. Күршеләреннән дә уңган ул. Изге күңелле Мөнәвәрә апа пешкән ризыгыннан, яккан мунчасыннан калдырмый икән үзен. Күрше хакы–Тәңре хакы, дигән әйтем нәкъ менә шушы очракта әйтеләдер дә. “Авылдашлар арасында ихтирамы зур, җиргә нык басып йөрерлеге бар. Еш кына безнең янга–үзидарә хезмәткәрләре янына да килеп, авыл яңалыкларын белеп китә әле ул”,–ди Альберт Сафин.

Юбилее уңаеннан балалары, кияүләре, оныклары, оныкчыклары да кайткан Фәезхан аганың. Гаилә янә нурга, яктылыкка күмелгән.

–Безгә сорау-үтенечләрең юкмы соң, Фәезхан абый?–халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Нурия Шакированың сорауларына җавап көтелгәннән дә болай яңгырады: “Мин барыннан да риза, балам, берни дә кирәк түгел. Хөкүмәтебез пенсияне вакытында бирә, ашарыма, кияремә җитә”.

Әйе, өлкән буыннан безгә күп нәрсәгә, иң мөһиме–булганына канәгать, шөкер итәргә өйрәнергә кирәк. Илләребез тыныч булсын да, саулык белән яшик!

Фәрвәз Каюмова.

фото автордан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X