Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Фазлыевлар сөенечле хәбәре белән уртаклаша

Интернет челтәрендә утыручылар соңгы яңалыклар белән хәбәрдәр: Азат Фазлыевның әнисендә яман шеш. Чит илдә эшләнәчәк операциягә акча җыялар...

Зөлфирә ханым бу атнаны Стамбулга очты. Бүгенге көндә җитди операциягә әзерләнү курсларын уза. Əнисенең хәле әйбәт дип, кичә Азат үзе Инстаграмында хәбәр итте.

- Сөенечле хәбәрем белән уртаклашасым килә. Əни Стамбул шәһәренә барып җитте. Əнинең хәле, без уйлаганга караганда, яхшы икән, анализлары - уртача.

Əлеге вакытта операциягә әзерләнү курслары утә. Бар да сезнең ярдәмегез белән. Бүгенге көнгә барлыгы 1 579 821 сум акча җыелды.

Шушы хәбәрдән соң күңелләр күтәрелеп китте: эшлибез, җырлыйбыз, чыгышлар ясыйбыз. Əни хәйрия концертының яхшы үтүен теләде һәм барыгызга да зур рәхмәтен, тирән ихтирамын белдерде. Ə сезнең белән, дуслар, матур һәм күңелле вакыйгаларда күрешергә язсын!

Азат Фазлыевның әнисе - Зөлфирә ханымга ярдәм итүчеләр җырчының Сбербанк картасына акча күчерә ала.
4276620020655795
Фазлыев Азат Рафаилевич
Телефон номеры буенча күчерүчеләр өчен: 89274239767

 

 фото һәм чыганак  http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/fazlyevlar-senechle-khbre-beln-urtaklasha

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса