Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Фасоль белән томатлы аш пешерү ЫСУЛЫ

Алты порциягә: 400 гр тавык ите, 2 тырнак сарымсак, 1 суган, 800 гр үз согындагы томат, 1 чәй кашыгы кипкән базилик, ярты чәй кашыгы кипкән орегано, 200 гр кузаклы фасоль, 1 литр су, тоз һәм борыч кирәк.

Суган белән сарымсакны вак итеп турыйбыз да табага кыздырырга куябыз. Тавык итен дә зур булмаган кисәкләргә бүлгәләп, алар янына кыздырырга салабыз. Биш минуттан барысын бергә кәстрүлгә бушатып, өстенә су салабыз. Кайнап чыккач, тоз, орегано белән базиликны, үз согындагы томатны салып болгатабыз. Ярты сәгать пешергәч, фасоль кушабыз һәм тагын ун минут кайнатабыз.

 

 фотоlubimierecepti.ru

http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/fasol-beln-tomatly-ash-pesher-ysuly

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X