Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Этне ничек сайлап алырга? (Эт алырга җыенучылар өчен КИҢӘШЛӘР)

Эт алырга уйлаучылар өчен файдалы булыр бу киңәшләр. Белгечләр этнең токымын үзеңнең кайсы айда тууыңа карап та сайларга киңәш итә икән.

Актив Кучкарларга эре, көчле ­этләр, әйтик, немец һәм Көнчыгыш Европа овчаркасы, доберман, малинуа кебек токымнарга өстенлек бирергә кирәк. Алар кучкарларга актив тормыш алып барырга булышачак.

Үгезбозауларга скотчтерьер, скайтерьер, чау-чау, мопс, инглиз бульдогы туры килә.

Игезәкләргә шелти, колли, лабрадор, спаниель токымнар ошый.

Кыслаларга – кавказ овчаркасы, сенбернар, бобтейл, скайтерьер, пудель һәм болонка.

Арысланнарга – рус яки әфган борзае, немец догы, мастиф, сеттер.

Кызларга – ирланд волкодавлары һәм дратхаар.
 
Үлчәүгә – дог, уиппет, ризершнауцер, грейхаунд.

Чаяннарга – ньюфаундленд, грюнендал, Көнчыгыш Европа овчаркасы, дог, кара терьер. Бу йолдызлык астында туучыларга караңгы яки кара төстәге этләр алырга киңәш итәләр.

Укчыларга – фоксхаунд, эрдельтерь­ер, рус яки инглиз спаниеле, шнауцер, риджбек.

Кәҗәмөгезләргә – француз бульдогы, бассет-хаунд яки бультерьер, ротвейлер, стаффорд, бладхаунд, бостон-терьер, бульмастиф, веймаранер.

Сукоярларга һәр нәрсәдә ниндидер үзенчәлек булырга тиеш, алар башкалардан аерылып торырга яраталар. Шуңа да бу йолдызлыкта туучыларга сирәк токымлы этләр килешә: вандей бассет-гриффоны, кытай эте, папийон, мексика эте, фокстерьер, берн зенненхунд, пойнтер, инг­лиз сеттеры.

Балыкларга артык энергияле этләр килешми. Бу билгеләргә коккер-спаниель, мальтезе, алтынсу ретривер, вельш-корги, далматин, пекинес токымнары кызык­лы булырга мөмкин.

 

http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/etne-nichek-saylap-alyrga-et-alyrga-yenuchylar-chen-kishlr

фото архив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса