Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эшсез пенсионерларның пособиесе артачак

Киләсе елдан ил пенсионерлары эшсезлек буенча махсус пособие ала башлаячак.

Русия Хөкүмәте бу максатларга бюджеттан юнәлтеләчәк акча күләме турында белдерде.
Вице-премьер Татьяна Голикова сүзләренә ярашлы, алты елда шушы пособиегә бюджет чыгымнары 79 миллиард сумга җитәчәк. Пенсия яше алдында торучыларга киләсе ел башыннан эшсезлек буенча пособие күләме 11,28 мең сум тәшкил итәчәк. Моннан тыш, картлык буенча страховка пенсиясе күләме (әле 13,7 мең сумга тиң) алты елда 1,4 тапкыр артачак.
Пенсия яше алдында торучыларны яңадан укыту ярдәмендә эшсезлекне түбән дәрәҗәдә тоту планлаштырыла. Мондый кешеләрне эштән бушаткан өчен җинаять җаваплылыгы янау да үз ролен уйначак.

 

 фотоunikassa.ru

http://zamansulyshy.ru/news/yanaliklar/eshsez-pensionerlarny-posobiese-artachak

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса