Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эшне ахырына җиткерделәр  

Йортыбызның подъездында апрель аенда капиталь ремонт башлаганнар иде. Эшләүчеләр көн үтсенгә йөрүчеләр туры килде. Берьюлы эшлисен дә кабат эшләп, анысын да тиешенчә булдыра алмадылар. Бер подъездны атна буе буядылар.

Подрядчик та мондый эшчеләр белән эшне ахырынача алып барып чыга алмаячагын аңлады, Яңа Сала авылында яшәүче Кадрия Шәфигуллинаны чакырды. 2 сентябрь көнне иртәнге сәгать 8 дә Кадрия үзенең тормыш иптәше Рәүф белән килде дә бер көн эчендә 4 подъездның 5 катын да буяп, эшне тәмамладылар. Тырышып эшләгәннең нәтиҗәсе сөенерлек: подъездыбыз күз явын алырлык булды.

Райлә Дудко,

ТОС җитәкчесе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса