Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эшебездә дә, тормышыбызда да бик бәхетле без

Бүгенге кооперация - сату, җәмәгать туклануы, җитештерү, әзерләү һәм авыл хуҗалыгы эшчәнлегендә уңышлы үсештәге өлкә.

Күмәч пешерү бригадасында эшләүче Рузилә Җәләлова иң тәҗрибәле хезмәткәрләрнең берсе дисәк тә ялгыш булмас. Уңган хезмәткәрнең кулы кулга йокмый. Күмәч артынан күмәчне әзерләп кенә тора. Иртән камыр әзерләүдән башлана аның эше. Чиратлап формаларга китерәләр. Әзерләрен мичкә пешерергә алып китеп торалар. Эшеннән әзрәк туктап торып безнең белән дә сөйләшеп алды Рузилә апа. “Хезмәтем авыр булса да бик яратып, күңел биреп башкарам. Башкача булмый да. Хезмәтен үз итмәсә, кеше эшли алмый торгандыр ул. Эшемдә дә, тормышымда да бик бәхетле мин”, - ди ул. 
Мәктәпне тәмамлап биредә эшкә урнашуына да 34 ел вакыт узып киткән. Гомер дигәнең, күз ачып йомганчы үтә.  Бүген Рузилә апа эшендә хөрмәтле хезмәткәр, гаиләсендә бәхетле хатын.
Ипи пешерү бригадасы мастеры Гөлзәрия Шакирова да биредә үзен тырыш хезмәткәр итеп таныта. Алар ике сменада өчәр кеше 7-8 төрле ипи ясап сатуга әзерлиләр. Тәмле, сыйфатлы икмәк пешерүдә Гөлзәриянең дә өлеше күп. “Һөнәрем буенча пешекче-кондитер мин. Бирегә килеп үземне сынап карадым, һәм миңа монда бик ошады. Шуннан эшләп калдым. Хезмәтемне җиңел димәс идем. Ярый гаиләдә мине аңлыйлар”,-дип сөйләде ул.
Нурания Мингәрәва барлык хезмәткәрләрнең тырыш булуларны әйтеп, тәҗрибәле мастерлар Фәридә Шиһапова, Гөлсара Шаһимарданова, Эльвира Галиеваларны атап узды.

Гөлназ Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса