Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Эшчәнлекнең төп максаты-  тормыш сыйфатын күтәрү»

 Район Мәдәният йортында Балык Бистәсе муниципаль район Советының 51нче утырышы булды.

 Аның эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Дәүләт Советы депутаты Михаил Сыровацкий, катнаштылар.

“Балык Бистәсе муниципаль районының 2019 елдагы социаль- икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар турында”гы доклад белән район башлыгы Илдар Таҗетдинов чыкты.

“Безнең эшчәнлекнең төп максаты- кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрү, чөнки кешеләр безнең иң зур байлыгыбыз. Ә бу максатка ирешү өчен заманча, конкуренциягә сәләтле икътисад кирәк”,- диде район башлыгы. Узган ел район буенча тулаем территориаль продук т күләме 7,2 миллиард сумны тәшкил иткән, үсеш 4 процент.Авыл хуҗалыгы район икътисадының мөһим юнәлеше. Анда тулай продукт 2.4 миллиард сум булган, узган елга карата 121 процент. Узган ел 46,9 гектар мәйданда игелгән бөртеклеләрдән 132,5 мең тонна ашлык җыеп алынган, уртача уңыш гектардан 28,3  центнерны тәшкил иткән. Район хуҗалыклары мөгезле эре терлекләрне 13,7 башка җиткергәннәр. Бу алдагы елга караганда 6 процентка арттыграк. Сөт, ит җитештерүдә уңай динамика сакланган. Илдар Таҗетдинов агропромышленность комплексын үстерүгә фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларның күләмле өлеш керттүен билгеләп үтте. Районда 53 гаилә фермасы эшләп килә. 4 авыл хуҗалыгы кооперативы оештырылган. Мондый берләшмәләр фермерларга эре товар җитештерүчеләр арасында да көндәшлекне саклап калырга ярдәм итә.  Ачык мисал итеп, Минзифар Исмәгыйлов җитәкчелегендәге “Олы Елга” кооперативын китерде. Ул 11 крестьян-фермер хуҗалыгын, 1 җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятне, 5 шәхси ярдәмче хуҗалыкны берләштерә, сөт эшкәртү, колбаса, ярымфабрикатлар җитештерү белән шөгыльләнә.Агропромышленность комплексына дәүләт программалары аша җитди ярдәм күрсәтелә. Узган ел ул 242,3 миллион сумны тәшкил иткән.

Агымдагы елда авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре алдында тулай продукция җитештерүне 5-7 процентка арттыру бурычы тора. Ә тармактагы уртача хезмәт хакы күләмен республика дәрәҗәсенә, ягъни 22,4 мең сумга җиткерү максат итеп куела.

Районда инвесторларны җәлеп итүгә, эшмәкәрләр өчен уңай шартлар тудыруга зур игътибар бирелә. Шуның нәтиҗәсе буларак  узган ел 9 инвестор җәлеп ителгән, алар 602 миллион сум күләмендә инвестицияләр кертергә ниятлиләр. Шуның 192 миллионы кертелгән инде, 48 эш урыны булдырылган. Ә барлыгы башка хуҗалык итүче субъектларны да исәпләп 70 яңа эш урыны булдырылган.  Район башлыгы  “Кишер”, “Клариус”, “КАЗ” агрофирмасы, “Кыргый Ферма” җәмгыятьләренең һәм башка эшмәкәрләрнең инвестицияләр кертү юнәлешендәге эшчәнлекләрен анализлады.

2019  елда район территориясендә 22 федераль һәм республика программасы тормышка ашырылган. 25 объектта 726 миллион сумлык эш башкарылган. 5 милли проект кысаларында мәктәп, мәдәният йорты, автомобиль юлы ремонтланган.

Докладчы халыкка медицина ярдәме күрсәтү, яшьләрне физкультура-спорт белән шөгыльләнүгә тарту мәсьәләләренә тукталды, мәгариф, мәдәният өлкәләрен дә читләтеп узмады. Хокук саклау органнарының эшчәнлегенә дә бәясен бирде.

Утырышта шулай ук “Алтын капка” авыл хуҗалыгы куллану комплекслы кооперативы рәисе Илмир Габдриев, Рус Әшнәге авыл җирлеге башлыгы Вәкил Хаҗиев чыгыш ясадылар.

Юрий Камалтынов республикабызның социаль-икътисадый хәле, аерым алганда халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, демографик хәлне савыктыру, авыл хуҗалыгы, торак төзелеше һәм башка юнәлешләрдә күрелгән чараларга тукталды. Шулай ук районыбызның социаль-икътисадый үсешен анализлап узды, ирешелгәннәр белән тукталып калмаска, файдаланылмаган мөмкинлекләрне барларга чакырды.

Соңыннан лаеклыларны бүләкләү тантанасы булды.

И. Шакирҗанов.

фото от автора

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X