Эшчән халык яши Ыргада
Тормыш-көнкүрешне яхшыртыйм, гаилә бюджетын ныгытыйм дисәң, шәхси хуҗалыгыңда да зур тырышлык куярга кирәк шул.
Авылларда яшәүчеләрнең берничәшәр мөгезле эре терлек тотулары да шуңа бәйле.
-Безнең Ырга авылында да 5-6 сыер асраучылар бар. Зөлфия Фәхриева, Әсәт Мәҗитов, Фәрит Бәдретдиновлар гаиләләре әнә шундый тырышлардан.
Аларга, афәрин, диюдән башканы әйтеп тә булмас иде. Иренмиләр, сөттән каймагын, эремчеген ясыйлар. Өстәлләреннән сый-нигъмәт өзелми, - ди Наҗия Хәсәнова, авылдашлары өчен сөенеп.
Әнә шулай тырышсаң гына тормыш муллыгына ирешеп була шул. Ыргалылар исә бу өлкәдә күпләргә үрнәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа