Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Энҗе Гаязова: " Олыгая барган саен иммунитет йомшый, авыруга тиз бирешә. "

 Белгечләр әйтүе буенча, вакцина ясату – пандемияне туктатуның бердәнбер юлы. Шуңа күрә илдә, республикада бөтен көч шушы максатка юнәлтелгән.

Районыбызда әлеге мәсьәлә ничек тора соң? Ковид-госпитальдә ятучылар ни хәлдә? Шул турыда мәгълүмат җиткерүен сорап без Балык Бистәсе поликлиникасы мөдире Энҗе Шамил кызы Гаязовага мөрәҗәгать иттек.

– Районыбызда коронавирус инфекциясеннән киңкүләм вакциналау дәвам итә. Бүгенге көндә район халкының 77,2 проценты корнавирус авыруына каршы прививка ясатты инде. Саннар белән исәпләп әйткәндә, бу – 12612 кеше дигән сүз.  Әлеге сан көн саен артып тора. Чөнки хәзер кеше коронавирусның елдан-ел гына түгел, көннән-көн агрессиврак була баруын күрде. Гаиләдә якыннарын югалткан райондашларыбыз да булды. Соңгы ике елда әлеге чирнең никадәр афәт, хәсрәт алып килүе барыбызга да яхшы мәгълүм.

Энҗе Шамилевна, 60 яшьтән узганнарга прививка ясату мәҗбүриме? Алар вакцинаны ничек кичерәләр?

–  Олыгая барган саен иммунитет йомшый, авыруга тиз бирешә. Моңа өлкән яшьтәгеләрнең хроник авырулары булуы да сәбәпче. Нәкъ менә шулар ковид авыруы вакытында өзлегүләр китереп чыгара да инде. Кайчакларда ул бик аяныч – үлем белән дә тәмамлана. Бу табибларга соң мөрәҗәгать итү, еш кына өйдә үзлегеңнән дәвалануга да бәйле. Ни кызганыч, соңгы вакытта әлеге аяныч хәлләр яшьләр арасында да очрый.

Мондый күңелсезлекләргә юлыкмас өчен һичшиксез вакцина ясатырга кирәк. Районыбызда 60 яшьтән узган 3123 кеше (24,8 процент) коронавируска каршы прививка ясатты инде. Хәзерге вакытта бездә “Спутник V”, “ЭпиВак”, “Спутник Лайт” вакциналары бар.

Көн туса авыручылар, хастаханәдә ятучылар турында хәвефле хәбәрләр ишетелә. Район ковид-госпиталендә ятучылар хакында ни әйтер идегез?

– Бүгенге көндә анда 21 авыру дәвалана. Госпиталь кирәкле препаратлар белән тәэмин ителгән, өзеклекләр юк. Сентябрь-октябрь айларында авыручылар саны арту безне нык борчуга салды. Сентябрь аенда, мәсәлән, 106 кеше  госпитальдә дәваланса, октябрь аенда ул 171 гә җитте. Санитар-эпидемиологик чараларның тиешенчә үтәлүе һәм вакцина ясатучыларның артуы нәтиҗәсендә  хәзер хәлләрнең уңай якка үзгәрүе сөенечле әлбәттә. Әмма тынычланырга иртәрәк әле, коронавирус бик мәкерле авыру, теләсә кайсы вакытта яңа дулкын булып баш калкытуы ихтимал.

Стационарда, я булмаса амбулатор рәвештә дәваланучылар еш кына, ник вакытында прививка ясатмадык икән, диләр. Шуңа күрә дә соңармаска кирәк, вакцина ясату – авыруның катлаулы формаларыннан саклануның бердәнбер ысулы ул.

Әңгәмәгез өчен рәхмәт! Сау-сәламәт булыйк!

Әңгәмәне Фәрвәз Каюмова язып алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса