Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Энҗе бөртекләре” түгәрәгенә йөрүче балалар редакция эшчәнлеге белән танышырга килделәр

Узган атнада “Авыл офыклары” редакциясе коллективы үзенә кунаклар – мәктәп укучыларын кабул итте. “Энҗе бөртекләре” түгәрәгенә йөрүче Балык Бистәсе икенче  номерлы мәктәп укучылары редакция эшчәнлеге белән танышырга килгән иде.

Газетаның беренче номерлары кайчан барлыкка килүе, вакытлар үтү белән исеме үзгәрү тарихы, газетаның һәр бите ничек эшләнүе турында газетаның баш мөхәррире Луиза Ананьева тәфсилләп сөйләде. Укучылар редакция киштәләрендә сакланучы элеккеге гәҗит беркетмәләрен игътибар һәм бик саклык белән карадылар. Газета хезмәткәрләре - Журналистлар берлеге әгъзалары әлеге һөнәрнең бик кызыклы, шул ук вакытта авыр хезмәт булуын, аның бурычларын, әлеге хезмәттә белемле һәм сизгер булырга кирәклеген сөйләп үттеләр.

Балалар журналист һөнәре белән бик кызыксыналар икән. Экскурсия вакытында сораулар бирү, игътибар белән тыңлау, йөзләрендәге шатлыклы елмаюлары моны дәлилләде.

Безнең газетаны республикабызда күп кенә иҗат әһелләренә канат куючы буларак та яхшы беләләр. К.Сибгатуллин, Р.Фәйзуллин, Р.Әхмәтҗанов, М.Шиһапов, бертуган Гаффаровларның тәүге иҗат җимешләре биредә басылган.

Шушы дәвердә район газетасы белән өч дистәгә якын мөхәррир җитәкчелек иткән. Р.Хәйретдинов, Р.Сәлахов, В.Плошкин, Ф.Нуруллин, П.Степанов, Х.Әшрәфҗанов, И.Ильясов газетабыз тарихында аеруча матур эз калдырган. А.Прокофьева, Ф.Галиуллина, Н.Скворцова, К.Ильясова кебек ветеран-журналистлар аерым хөрмәткә ия.

Гөлназ Зарипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса