Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

 “Ел укытучысы” исеменә Балык Бистәсе икенче номерлы мәктәбенең укытучысы лаек булды

Быел “Ел укытучысы” бәйгесендә финал өлешендә 12 укытучы катнашты. Араларында тәҗрибәле укытучылар, шулай ук яшьләр дә бар иде.

 “Ел укытучысы” исеменә Балык Бистәсе икенче номерлы мәктәбенең физкультура укытучысы Владимир Фадейчев лаек булды.

Ике төрле номинациягә дә җиңүчеләр сайланды. “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” номинациясендә Балык Бистәсе беренче номерлы гимназиясе укытучысы Гөлсәрия Фәйзрахманова җиңү яулады. “Педагогический дебют” номинациясендә җиңүче итеп беренче номерлы гимназиянең музыка укытучысы Эльгина Кәримуллина билгеләнде. “Әлеге бәйгедә беренче тапкыр катнаштым, беренче тапкыр мастер-класс күрсәттем. Тәҗрибәле укытучылар янәшәсендә ярышканда дулкынлану хисләре туды. Конкурска әзерләнгәндә күп мәгълумат тупладым, үземә кызыклы, файдалы яңалыклар ачтым. Җиңү яулавыма әнием һәм мәктәп директоры урынбасарларының киңәше, ярдәме бик зур булды. Аларга рәхмәтлемен. Әлеге бәйгеләрдә катнашгырга бик кирәк. Тәҗрибә туплыйсың, үзеңне сынап карыйсың”,- дип уй-фикерләре белән бүлеште Эльгина Кәримуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса