Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ДОСААФ һәм Күгәрчен мәктәбе базасында “Куркынычсыз тәгәрмәч” (“Безопасное колесо”) конкурсының район этабы узды

Күптән түгел ДОСААФ һәм Күгәрчен мәктәбе базасында район мәгариф учреждениеләренең яшь инспекторлары арасында “Куркынычсыз тәгәрмәч” (“Безопасное колесо”) конкурсының район этабы узды.

Бу бәйге Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча ЮХИДИ бүлеге, Казан шәһәренең “Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениесе, район мәгариф бүлеге һәм балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре белән берлектә оештырылды. Ул дәүләт автоинспекциясенең 85 еллыгына багышланган иде. Анда барлыгы 15 мәктәп катнашты. Катнашучылар биш төрле конкурс биреме үтәде.

Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынга  Юлсубино мәктәбе лаек булды. Икенче урын Югары Тегермәнлек мәктәбенә бирелде. Өченче урынга Балык Бистәсе икенче номерлы мәктәбе чыкты.

Ә Күгәрчен мәктәбе укучылары "Фигуралы йөртү" биремендә велосипедта искиткеч йөрүләре белән аерылып торды. Җиңүчеләргә Дипломнар, Кубоклар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X