Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дмитрий Самаренкин: " Изгелек җирдә ятмас"

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, “Казан май комбинаты” директорлар Советы рәисе Дмитрий Анатольевич Самаренкин үзенең җәмәгать, хәйрия эшчәнлеге белән дә танылган шәхес.

Ул мохтаҗларга да булыша, мәктәпләрне, балалар бакчаларын, мәчет, чиркәүләрне дә ярдәменнән калдырмый. Аның игелекле эшләрен санап чыгу да мөмкин түгелдер инде. “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит”, “Без булдырабыз” акцияләрен, “Сәләтле бала” һәм башка шундый конкурсларны уздыруга үзеннән зур өлеш кертә. Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә куелган һәйкәл-обелиcкларны,  күперләрне төзекләндерүдә дә катнаша.

Әле күптән түгел Дмитрий Самаренкин өлкәннәр көне уңаеннан Корноухово картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләрне сөендерде. Өлкәннәргә телевизор, кан басымын үлчәү приборлары бүләк итте. Аларны интернат директоры  Светлана Гариповага   депутатның ярдәмчесе Энҗе Хәйруллина тапшырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса