Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дәүләт Думасы өлкәннәргә хезмәт күрсәтүдән баш тарткан өчен штраф кертә

Сүз кулланучының сәламәтлегенә яки яше буенча чикләүләр аркасында товарларга яки хезмәтләрдән файдалана алмавы турында бара.

 Дәүләт Думасы өлкән яшьтәгеләргә һәм инвалидларга хезмәт күрсәтүдән баш тарткан өчен административ штрафлар кертү турында закон проектын беренче укылышта кабул итте. Бу турыда РИА-Новости хәбәр итә.

Документ административ хокук бозулар турында кодексның 14.8 маддәсен тулыландырырга тәкъдим итә. Сүз кулланучының сәламәтлегенә яки яше буенча чикләүләр аркасында товарларга яки хезмәтләрдән файдалана алмавы турында бара.

Бу проектта вазыйфаи затларга 15 меңнән 30 мең сумга кадәр һәм юридик затларга 50 меңнән 100 мең сумга кадәр штраф каралган, диелә аңлатма язуында.

Искәрмәләр авиапассажирларга, транспорт чарасы белән идарә итү мөмкинлеген тәэмин итүгә, куркыныч күңел ачу объектларына (аттракционнарга) керү, шулай ук балигъ булмаганнарга товарларның аерым төрләрен сатуга кагыла.

Фото: pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса