Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Динмөхәммәтов Нуретдин: "Кием - салым, аяк киеме булмады, чабата ясадык. Бик ач булдык"

Балык Бистәсендә чара узды.

Өлкән буын кешеләренә игътибарлы караш һәм алар турында кайгыртуга  юнәлдерелгән «Ветеран белән якшәмбе көн» социаль проекты кысаларында, Балык Бистәсе 1 нче гимназия укучылары һәм  “Доверие – Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре социаль проектка кушылып, Бөек Ватан сугышы ветераны-тыл хезмәтчәне Динмөхәммәтов Нуретдин Вәлимөхәммәт улы янына бардылар. Танышу җылы дустанә шартларда узды.


Нуретдин Вәлимөхәммәт улы авыр сугыш һәм сугыштан соңгы елларда ничек яшәгәне турында сөйләде. 13 яшеннән колхозда эшли башлый, өлкәннәр белән беррәттән бөтен эшне дә башкара. "Ул авыр вакытта без - балалар, җәйге ялның нәрсә икәнен белми идек. Каникуллар булмады, чөнки өлкәннәргә ярдәм итәргә кирәк иде. Басулардан печән ташыдык, утын ярдык , бәрәңге утырттык. Кием - салым, аяк киеме булмады, чабата ясадык. Бик ач булдык. Мәктәптә кышкы вакытта бик салкын иде.Бүрек , бияләйләрдән йөрдек.Ул чакта дәфтәрләр юк иде, табылган кәгазьдә яздык. Дәреслек бөтен сыйныфка бер иде", - дип искә ала ветеран.


Нуретдин Вәлимөхәммәт улы 18 яшь тулгач, 5 ел һәм 9 ай Хәрби -Диңгез флотында хезмәт итә.
Балалар ветеранның сөйләвен кызыксынып тыңладылар, сораулар бирделәр. Соңыннан ветеранга ярдәм күрсәтү буенча алга таба чаралар турында планнар төзелде.

Нуретдин Вәлимөхәммәт улы һәм аның тормыш иптәше Саймә апа үзәк белгечләренә һәм волонтерларга өлкән буын турында кайгыртулары өчен рәхмәт белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса