Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Динар Садыйков: " Безнең өчен икеләтә бәйрәм булды ул көн"

Гаилә балалар тавышыннан гөрләп торса, өй түрендә бала бишеге тирбәлсә генә тормышның җанлылыгы сизелә.

Бу яктан Яңа Арыш авылында яшәүче Гүзәл-Динар Садыйковлар бәхетлеләрдән. Тигез, тату гаиләдә моңа кадәр ике кыз үссә, быел алар апаларына иптәшкә янәдән бер сеңелкәш алып кайттылар.

-Олы кызыбыз Дәлиягә 14 яшь тулган көнне Казан шәһәренең бала тудыру йортыннан кайттык. Безнең өчен икеләтә бәйрәм булды ул көн, - ди бәхетле әни.

Икенче кызлары Иделиягә 9 яшь икән инде. Яңа туган сабыйга исемне бергәләп сайлаганнар һәм бик матур Дилә исемен кушканнар.

-Кайтуыбызны бик көттеләр инде. Өйгә ямь керде Аллага шөкер. Хәзер апалары бала яныннан китмиләр дә, - ди Гүзәл. –Кыз бала булгач бигрәк яраттылар.

Һәр бала үз бәхете белән туа, дигән әйтем бар. Дилә Динар кызы Садыйкова да районыбызда 2022 елның тәүге нарасые булып теркәлгән. Садыйковлар гаиләсен әлеге шатлыклы вакыйга белән ихластан котлыйбыз. Сау-сәламәт, тәүфыйклы булып үссен, дигән теләктә калабыз.

Фәрвәз Каюмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса