Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Динә-Рафаэль Латыйповлар: “Ялгышулар хаталарны төзәтергә өйрәтте”

Кичә Татарстанның атказанган артисты Рафаэль Латыйповның туган көне иде. Шул уңайдан аның тормыш иптәше Динә ханым Инстаграмында аңа сөю хисләре белән үрелгән котлавын җиткергән.

 Һәм дәвам итеп, үзе белән интервью да тәкъдим иткән. 

Бик кызыклы килеп чыккан булса кирәк,– иҗатын яратучыларга бу ошар, мөгаен.

Азагында: “Искәрмә! Интервью 34 ел бергә гомер иткән Динә Латыйповадан.))16.08.19”, дип куелган.

 Сезгә дә тәкъдим итәбез.

-Рафаэль, син бәхетлеме?

-Аллага шөкер.

-Синеңчә бәхет нәрсә ул?

-Бу дөньяга туу, яшәү, яшьнәү, гомер сукмагында үзеңнең эзеңне калдыру.

  -Син нинди төсләр яратасың?

-Бар төсләрне дә.

Чөнки ул табигать бизәге.

Шул төсләрне күрә, аера алу да зур бәхет бит!

-Үзең әйткән гомер сукмагың җиде юл чатына кайтарып булса, кайсыннан китәр идең?

-Кабат әлеге юлны сайлар идем.  

-Ничек инде бер сукмактан ике тапкыр?

-Мөмкин булса биш тә үтәр идем! -Ул сукмак бит тигез генә булмагандыр?

Сикәлтәләр, абынулар, ялгышулар, сынаулар..

-Сикәлтәләр сикереп чыгарга, абынулар торып китәргә, ялгышулар хаталарны төзәтергә,сынаулар чыдам булырга өйрәтте!

-Унышлар килгәндә тәккәберләнмисеңме?

-Шөкер итәм!

-Иң яраткан кешең?

-Әти-әнием, син, балаларым, оныкларым,туганнарым, дусларым!

-Оо-о, бик күп икән!

Сине яраталармы?

-Иң мөһиме - мин яратам!

-Син идеал кешеме?

-Фәрештә генә идеал була аладыр.   -Гомер бизмәнендә үлчәүсез алырга теләгән малың?

-Акыл, сәламәтлек.  

-Иң зур байлыгың? -Сез!

-Ин зур таянычың? -Аллаһ Тәгалә!  

-Иң якты юлың?

-Кыйблам.

Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=26253

фотоok.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса