Динә Гатиятова кабат җиңүче
Балык Бистәсе гимназиясенең 6 “А” сыйныфында укучы Динә Гатиятова турында беренче язуыбыз түгел.
Конкурсларда актив катнашып, ирешкән уңышлары белән әледән-әле сөендереп килә ул.
Шушы көннәрдә Динә адресына янә бер куанычлы хәбәр килде. Татарча Википедиядә үткәрелгән «Минем Татарстан» халыкара вики-марафонында катнашып махсус сертификатка ия булган ул. Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә барлыкка килгән әлеге проектның максаты – Татарстан географиясе, мәдәнияте, тарихы һәм башка заманча феноменнары турында белешмә-энциклопедик эчтәлеккә ия булган мәкаләләр булдыру иде. Динә Гатиятова юллаган дүрт мәкалә дә конкурста үз урынын тапкан, комиссия тарафыннан уңышлы дип бәяләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа