Дилә Нигъмәтуллина: «Әтигә тагын операция ясадылар»
Сеңел-абый дуэты Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннарның тормышында авыр вакытлар: аларның әтиләренә Онкология үзәгендә операция ясаганнар иде. Җәүдәт абыйның тернәкләнү процессы озаграк бара шул, балалары чиратлап янында кизү тора.
Дилә Нигъмәтуллина изге теләкләр юллаучы, сабырлык теләүче язылучылары белән хастаханәдән яңалыклар белән уртаклашып тора. Җырчылар әтиләрен «менә чыгарырлар» дип көткән булган. Кызганычка, әтиләренә тагын бер операция ясаганнар.
Нигъмәтуллиннар гаиләсенә бу сынауның тизрәк узуын һәм Җәүдәт абыйның тизрәк тернәкләнүен теләп калабыз!
Фото: социаль челтәр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia