Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Дикая Роза» һәм «Богатые тоже плачут» фильмнарында уйнаган актриса вафат

Актерлык гомерендә Моралес 11 фильмда уйнаган.

Мексика артисты Малени Моралес вафат булган. Ул Россия тамашачысына «Дикая Роза» һәм «Богатые тоже плачут» сериаллары аша таныш. Бу турыда Мексика актерларының милли берлегенә сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Актриса үлеменең сәбәбе әйтелми. Мода кадәр Моралес бер ел элек яман шештән дәваланып терелгән булган.

Милли берлек Моралесның туганнарының кайгысын уртаклашкан.

 

Малени Моралес (Maleni Morales) 1979 елдан кинода төшә башлый. Мексика-Куба актеры һәм режиссер Отто Сиргога кияүгә чыга, алар 45 ел бергә яши.

Актерлык гомерендә Моралес 11 фильмда уйнаган. «Богатые тоже плачут» сериалында ул Хеорхина – иң усал хатын Эстерның дусты, төп герой Марианнага начарлыклар эшләүче була. «Дикая роза» фильмында Малени Моралес 120нче сериядә Федерико Роблесның сөяркәсендә ролендә күренә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса