«Дельфин» спорт-сәламәтләндерү комплексында "КЭС-БАСКЕТ" мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының муниципаль этабы узды
Шушы көннәрдә «Дельфин» спорт-сәламәтләндерү комплексында белем бирү оешмалары арасында "КЭС-БАСКЕТ" мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының муниципаль этабы узды.
Анда районның биш мәктәбеннән 7 команда (45 яшь спортчы) катнашты.
Егетләр арасында команда зачетында Күгәрчен мәктәбе командасы җиңү яулады, икенче урынга – Балык Бистәсе 2 нче мәктәбе, өченчегә - Олы Елга мәктәбе билгеләнде.
Кызлар арасында команда зачетында Балыклы Чүкәй мәктәбе командасы җиңү яулады. Икенче урында–Югары Тегермәнлек мәктәбе.
Күгәрчен мәктәбе укучысы Данияр Галимов «Иң яхшы уенчы», Илназ Хамматов (Балык Бистәсе 2 нче мәктәбе)–«Иң яхшы һөҗүмче», Рифат Сибгатуллин (Олы Елга мәктәбе) – «Иң яхшы сакчы», Зәлия Шәмсивәлиева (Балыклы Чүкәй мәктәбе) – «Иң яхшы уенчы», Ильвира Кәримова (Югары Тегермәнлек мәктәбе)–«Иң яхшы һөҗүмче», Фирүзә Галәветдинова (Балыклы Чүкәй мәктәбе) – «Иң яхшы сакчы»номинацияләрендә танылдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа