Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дания Хөснетдинова: " Хаҗдан ниндидер бер җиңеллек белән кайттым"

Балык Бистәсе районының Олы Елга авылына беренче баруым түгел.

Шәл бәйләү белән дан казанган як. Бүген дә бу шөгыльне дәвам итүчеләр шактый. Тик соңгы елларда шәлгә сорау кимегән. Ә Дания апа Хөснетдинова әле дә йон эрли, бәйли, сәйләннән картиналар ясый... Дания апа күптән намазда. Шуңа да күкләр тарафыннан бирелгән һәр сынауга шөкрана итә ул.  

— Аллаһы Тәгалә, сынауларның күтәрә алган кадәрен генә бирермен, дигән бит. 1989 елда, янгын чыгып, бернәрсәсез калдым. Яңадан йорт салып чыктык. Улларым, авыл халкы ярдәм итте. Әйтәм бит, Аллаһы Тәгалә ташламый ул.   2019 елда Дания апа хаҗ кылып кайткан. Бу аның күптәнге хыялы булган. Изге җиргә бару якынча 200 мең сумга төшкән.  

— Тагын барасым килә, — ди әңгәмәдәшем.

— Хаҗдан ниндидер бер җиңеллек белән кайттым. Йортта сеңлем калды. Мал-туар, гомумән, бернәрсә турында уйламадым. Башка дөньяда йөргән кебек булдым. Ул халәтне сөйләп аңлату мөмкин түгел...   Хаҗга акча туплау өчен, Дания апа көн саен иртән торып, җиләк җыярга барган. Башта — каен, аннан җир җиләге...

  — Безнең якларда җиләк күп. Иренмәгән бөтен кеше җыя. Артыгын саталар. Авыл аша Казан юлы уза. Каен җиләге уңган елны шактый акча эшләргә мөмкин — бәясе кыйммәт.   Дания апа күпләп яшелчә, җиләк-җимеш үстерә. Шул исәптән бакча җиләге дә. Аны да сата икән.  

— Улларымнан күреп, мин дә шулай эшли башладым. Аларның бәрәңге бакчасында бакча җиләге үсә, сатуга дип әзерлиләр. Улларым базар шартларында яшәргә яраклаштырды, — дип елмайды Дания апа.

Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА  

 

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=32214

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса