Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чүп яндырганда кагыйдәләрне үтәргә кирәк!

Торак пунктларның шәхси хуҗалыкларында, шулай ук бакча участокларында коры агач ботакларын һәм башка үсемлекләрне яндыруның махсус кагыйдәләре бар: Чүп яндыруны ике төрле ысулда башкарып була.

1 вариант: тирәнлеге 30 см. һәм диаметры 1 метрдан артмаган чокыр.
Бу очракта чокыр һәртөрле корылмадан 15 метр ераклыкта, ылыслы агачлардан 100 метр, яфраклы агачлардан 30 метр ераклыкта урнашкан булырга тиеш.
Шул ук вакытта чокырда ачык ут кабызыр алдыннан, 10 метр радиустагы территорияне коры җирдән һәм ауган агачлардан чистартырга һәм әлеге территорияне киңлеге 40 см.дан ким булмаган янгынга каршы полоса белән сукалап аерып алырга кирәк.
2 вариант: Янмый торган материаллардан ясалган сыйдырышлылыгы 1 кубометрдан артмаган чан (бак), мәйданчыкта нык урнаштырылган булырга һәм анда ялкын таралуга юл куелмаска тиеш.
Контейнерда ачык ут куллану урынын ким дигәндә һәрбер корылмадан 8 метр ераклыкта, ылыслы агачлардан 50 метр, яфраклы агачлардан 15 метр ераклыкта урнаштыру таләп ителә.
Шул ук вакытта, мичтә ачык ут кабызыр алдыннан, шулай ук 10 метр радиустагы территорияне коры җирдән һәм ауган агачлардан чистартырга кирәк, ә территорияне беренче варианттагы кебек янгынга каршы полоса сукаларга кирәкми.
Чүп яндыру өчен савыт калай белән капланылырга, ул ачык утлы бакны тулысынча ябарга мөмкинлек бирергә тиеш.
Бу вариантта ачык ут кулланган очракта, кул астында янгын сүндерүнең беренчел чаралары һәм янгын сүндерүчеләрне чакыру өчен мобиль телефон булу мәҗбүри.
Ачык утны куллану тиешле территориядә махсус янгынга каршы режим урнаштырганда; кешеләрнең яшәү өчен уңайсыз яки куркыныч булган очракта, көчле җил белән бәйле метеорологик нәтиҗәләре турында мәгълүмат килгәндә; ылыслы агачлар төбендә;  яндыру өчен кулланыла торган тимер чанның тишекләре булганда; җил тизлеге секундына 10 метрдан артып китсә тыела.
Учак янып торганда тиз янып китүчән сыеклык, шартлаучан һәм янганда агулы элементлар чыгаручы матдәләр куллану,  учак янып бетмичә ташлап китәргә,  учак янында тиз янып китүчән ягулык материалларны сакларга ярамый.
 Соңыннан ачык ут куллану учагы урынын җир, ком яисә су сибеп тулысынча туктатырга кирәк. 
Чүп яндыру һәм ут кабызган өчен штрафлар 
Гамәлдәге штрафлар Россия Федерациясе административ хокук бозулар кодексының 20.4 статьясында билгеләнгән: янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу физик затлар өчен 5 меңнән 15 мең сумга кадәр; вазифаи затлар өчен 20 меңнән 30 мең сумга кадәр; шәхси эшмәкәрләр өчен 40 меңнән 60 мең сумга кадәр; юридик затлар өчен 300-400 мең сум.
Шуны да онытмаска кирәк, янгынга каршы режим шартларында штраф саннары арта, шулай ук өстәмә чикләүләр дә гамәлдә булырга мөмкин. Моннан тыш, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү аркасында кешеләр зыян күргән булса, җинаять җаваплылыгы кулланылырга мөмкин.
Шулай ук Алексевск һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары буенча дәүләт күзәтү хезмәте Россия Федерациясендә янгынга каршы режим кагыйдәләренең 67 пункты нигезендә торак пунктлар чикләрендә һәм торак пунктлар чикләреннән тыш гомуми файдаланудагы территорияләрдә урнашкан җир участогы хуҗалары чүп-чарны вакытында җыярга, коры үсемлекләрне һәм үләннәрне чистартырга тиеш.

С. Алескеров,
районара дәүләт күзәтчелеге инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса