Чыршы кисеп, 6 елга кадәр иректән мәхрүм ителергә мөмкин
Операция 25 ноябрьдән 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Президент Владимир Путинның май указларын гамәлгә ашыру максатында билгеләнгән гомумдәүләт проектлары арасында экологиягә кагылышлы юнәлеш тә бар. Республикада бу өлкәгә игътибар кимегәне юк.
25 ноябрьдән "Чыршы-2019" операциясе старт алды. Ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Республикада яшәүчеләр законсыз чыршы кисү турында 8(347) 218-14-14 номеры буенча шалтыратып әйтә ала.
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы ылыслы агач кисүне катгый контрольгә алачак. Атап әйткәндә, законсыз агач кискән өчен штрафлар гражданнарга - 3-4 мең сум, дәүләт хезмәтендәге кешеләргә - 20-40 мең сум, юридик берәмлекләргә 200-300 мең сумгә кадәр җитәчәк.
Ә бу законны бозган өчен иң зур җәза - 6 елга кадәр иректән мәхрүм калу каралган, дип яза Кызыл таң.
Фото: pixabay.com/ru
фото 1zoom.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа