Чулпан Йосыпова икенче тапкыр кияүгә чыкты
Чулпан Йосыпова инстаграмында никах фотолары белән уртаклашты
"Гомерлек булсын иде" дип язган ул. "Матбугат.ру" алданрак хәбәр иткәнчә, җырчының кияүгә чыгуы турында имеш-мимешләр моннан өч-дүрт ай элек ишетелә башлады. Инде менә расланды: бүген никах укытканнар. Беренче ире Арсен белән Чулпан 2014 елда өйләнешкәннәр иде. 2017 аерылыштылар. Уллары Солтан үсеп килә.
Ул авыр вакытларын искә алып, Чулпан журналистларга: "Дөресен әйткәндә, бергә яшәмәдек, дисәң дә була. Ул - Пермьдә, мин Казанда...
Айга бер тапкыр килеп йөрде. Элегрәк мин Бардага кайта идем. Бала тугач, еш йөри алмый башладым. Аерылышуыбызның төп сәбәбе шушы", - дип сөйләгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа