Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чулман яры буендагы ял паркында аттестатлар тапшыру тантанасы узды

Мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныф укучылары көтеп алган көн, ниһаять, килде. 27 нче июнь көнне Балык Бистәсенең Чулман яры буендагы ял паркында аттестатлар тапшыру тантанасы узды.

Тантананың төп сәбәпчеләре булган берсеннән-берсе матур, купшы күлмәкләр кигән кызлардан, алар янында илне-җирне сакларга әзер торган горур егетләрдән күзне дә алып булмый. Карашларыннан ук киләчәккә ышаныч, яктылык сирпелә, йөзләре сөенечтән балкый, шатлык чәчеп елмая аларның.  Мәктәп вальсы көе яңгырауга егет-кызлар иңенә, гүя канат куелды – хыяллары белән алга ашкындылар, күбәләктәй очына-очына әйләнделәр, биеделәр. Барысы да матурлар, самимиләр... 
Бәйрәмнең котлау өлешен район башлыгы Илдар Таҗетдинов, район мәгариф бүлеге башлыгы Илсур Садыйков ачып җибәрделәр. Укучыларны, ата-аналарны, укытучыларны тәбрикләп, киләчәктә уңышлар теләделәр, гел “5“ле билгеләренә генә укып, кызыл аттестатка һәм “Укуда аеруча уңышка ирешкән өчен” медальләренә лаек булган укучылар аерым хөрмәтләнде. Алар исә аз түгел – Балык Бистәсе 2 нче мәктәбеннән Владислав Гаврилов, Диләрә Фәхретдинова, Балык Бистәсе гимназиясеннән Тимур Гыйззәтуллин, Регина Җаббарова, София Нәгыймуллина, Азалия Фәйзерахманова, Резеда Хәмидуллина, Биектау мәктәбеннән Зифа Шәйдуллина, Инзилә Нуриева, Котлы Бөкәштән Гүзәл Габҗәлилова, Азилә Вәлиева, Олы Елгадан Рифат Сибгатуллин, Югары Тегермәнлектән Ильвера Кәримова, Яңа Арыштан Азалия Шәмсевәлиева, Шомбыттан Илүзә Габдрахмановалар әнә шундый бүләкләүләргә лаек булдылар. Болар, әлбәттә, укучыларның, укытучылар коллективының да зур уңышы, укытудагы югары күрсәткече.
Быел районыбыз мәктәпләреннән барлыгы 90 чыгарылыш сыйныф укучысы мәктәп директорлары кулыннан гомуми урта белем турында аттестатлар алдылар. Сыйныф җитәкчеләре укучыларга хәер-фатыйхаларын бирделәр, теләкләрен җиткерделәр. Үз чиратларында ата-аналар исеменнән дә мәктәп коллективына рәхмәт сүзләре әйтелде. Үзләренә 11 ел буе белем биргән мөгаллимнәренә укучылар да җавапсыз калмадылар, алар тарафыннан рәхмәт һәм хөрмәт хисләре белән сүзләр тезелде. Моңсу да, шатлыклы да бәйрәмнең дәвамы булып Чулман ярларына җырлар, шигъри юллар сибелде...
Ә бу вакытта дулкыннар өстеннән күңелдәге хыялларга өмет, ышаныч өстәп ал җилкән ярга якынлашты... Укучылар очырган зәңгәр шарлар биеккә-биеккә күтәрелделәр. Алар артыннан һәркем теләк теләп калырга ашыкты. Алар барысы да изге уй-ниятләрне  чагылдырды: киләчәгегез якты булсын, алда сезне бәхет-шатлык, уңышлар көтсен, чыгарылыш укучылары!
Фәрвәз Каюмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса