Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Челтәр үрүчеләр даны кире кайта

Гомер-гомердән безнең якларда челтәрләп үрелгән эшләнмәләр (кружевоплетение) дан тоткан.

Алар  үз вакытында илебез һәм халыкара күргәзмәләрдә лаеклы урыннар яулаган. Кул эшләре буларак бу шөгыль буыннан-буынга күчкән. Рәмзия Фәттахова җитәкчелегендә һәм җирле хатын-кызлар тырышлыгы белән бу һөнәр янәдән дәвам иттерелде һәм  10 ел элек «Яңарыш» студиясе барлыкка килде.

Татарстан Республикасы аграр яшьләр оешмасының Балык Бистәсе бүлеге, район яшьләр парламенты рәисе Олеся Караганова  Балык Бистәсенең бу өлкәдә узгандагы данын кайтару уе белән үз проектын булдырып грант алды. Без аның белән очрашып хәзерге вакытта эшнең кайсы этапта булуы белән кызыксындык.

- Без челтәрләп үрүне яңадан торгызырга телибез. Шөгыль буларак кына түгел, ә бәлки талантларга үз эшләнмәләрен сатуны оештыруда булышу ихтыяҗы бар. Узган елның декабрь аенда “Балык Бистәсендә традицион һөнәрләрне янәдән торгызу”  проекты кысаларында коклюшкалар белән челтәрләп үрү буенча укулар башланды.

- «iВолга»  форумында катнашып мин үз проектымны якладым. Ул жюри экспертлары тарафыннан   яклау тапты. Бирелгән акча средстволарына җиһазлар һәм материаллар алынды.

Вера Ивановна Емельянова үзе программа төзеп теләүчеләрне укыта башлады.  Хәзер алар беренче эшләнмәләрен башкаралар.

Уку март азагына кадәр дәвам итәчәк. Аның азагында район буенча төрле юнәлештә эшләүче барлык осталарны һәм иҗади кешеләрне җыеп ярминкә уздырырга уйлыйбыз.

Проект гамәлдә булганда челтәрләп үрү буенча  20 оста әзерләячәкбез. Уку нәтиҗәләре буенча яхшылар Балык Бистәсе сувенирлары әзерләүчеләр командасына чакырылачаклар. 18 яшьтән 35 яшькә кадәр булган кешеләр укуга кушылып китә алалар әле.

Күпләр безнең район Татарстан Республикасы Туризм министрлыгының “Ял көннәрендә мең дә бер шөгыль” (“1001 удовольствие за выходные”) туристик программасында катнашу мөмкинлеге алды.

Киләчәктә укыту буенча файдаланучы җиһазлар түләүле нигездә бер үк вакытта 20 кешегә кадәр мастер-класслар үткәрүдә кулланылачак. Әлегә республикада мондый мастер-класслар юк.

Проект районыбызда яңа талантларны ачып, иҗади яшьләргә өстәмә табыш алырга мөмкинлек бирәчәк дип уйларга ышаныч бар.

Таңсылу Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса