Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Буран бер атна тынмаячак

Якын көннәрдә Татарстанда кар, буран һәм уртача тизлектә исүче җил көтелә. Татарстанда һава торышына төньяк циклон йогынты ясаячак.

Шуңа күрә республика территориясендә кар көтелә, урыны белән буран булырга мөмкин. «26 ноябрьдә көндез төньяк-көнчыгышка күчүчән көньяктан исүче уртача тизлектәге җил көтелә», — диелә башлангыч фаразда. Температураның кискен тирбәлешләре көтелми. Төнге сәгатьләрдә 2-9 градус салкын булачак. 25 ноябрьдә көндез термометр баганалары -3 градустан, ә 26 ноябрьдә -6 градустан түбәнрәк төшмәячәк. Юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин.   Синоптиклар фаразлары буенча, карлы һәм буранлы һава торыша атна ахырына кадәр дәвам итәчәк. Температура шулай ук төнлә — 5-10, көндез -1дән алып -6 градуска кадәр салкын булачак.

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=31182

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса