Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Булгария» теплоходы батуда гаепләнүче иреккә чыккан

«Булгария» теплоходы батуда гаепле булган Светлана Инякина иреккә чыгарылган. 2015 елда суд аны 11 елга хөкем иткән иде. Аннары бу срокны 9,5 елга калдырдылар.

Инякина каты режимлы колониягә озатылды, әмма ул анда өч елдан артык кына утырды. «АгроРечТур» компаниясенең элеккеге башлыгы иреккә алты ел алдан чыгарылды. Аны колониядән яңа закон нигезендә чыгарганнар. Закон буенча, тикшерү изоляторында утырган бер көн каты режимлы колониядәге 1,5 көнгә тиң. Моннан тыш Инякина амнистиягә эләккән.

Исегезгә төшерәбез: «Булгария» теплоходы 2011 елның 10 июлендә Иделдә батты. Әлеге фаҗига аркасында 122 кешенең гомере өзелде, аларның 28е – балалар иде. 79 кешене коткарып калдылар.

 

 фотоslovofraza.com

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/bulgariya-teplokhody-batuda-gaeplnche-irekk-chykkan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса