Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

"Бу тәмуг дәвам итә!" - Айгөл Зәйнуллинага Малахов янына барырга киңәш итәләр

"Болгар кызлары" төркеме җырчысы Айгөл Зәйнуллинаның элеккеге ире белән гаугасы инде берничә ай дәвам итә. Июнь аенда Айгөл аны янап, газ баллоны белән куркытып, балаларны алып качуда гаепләп чыкты.

 Соңрак уллары Тамерлан һәм Әмирханның әтиләре белән Казахстанда Кушмурун бистәсендә булуы ачыкланды. Моңарчы "Матбугат.ру"да хәбәр ителгәнчә, инстаграмда турыдан-туры Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать иткәч кенә мәсьәлә уңай якка борыла башлады. Ике ай дәвамында улларын кире кайтару өчен көрәшкән Айгөл Зәйнуллина, ниһаять, 25 июль көнне суд утырышыннан соң балалары белән күреште. Аларны үзенә кайтарды. Әмма бу гаугалы хәлгә әле дә нокта куелмаган. Айгөл Зәйнуллина бүген инстаграмында болай дип белдерде: "Ярдәм итегез, зинһар. Бу тәмуг дәвам итә. Элеккеге ирем бер генә сорауны да тыныч юл белән хәл итәргә теләми, балаларымның нервыларына, психикасына нинди начар йогынты ясавын аңламый. Хатын-кызлар, әйдәгез берләшик. Иҗтимагый берләшмә оештырып, балаларын, элекке хатыннарын санга сукмаучы мондый бәндәләр белән бергәләп көрәшик, безне алардан яклый алырдай закон булдыруларын таләп итик", - дип ялвара Айгөл Зәйнуллина. Видео астындагы комментарийларда укучылар җырчыны юатып, аңа Андрей Малаховка, шулай ук Беренче каналга "Пусть говорят" һәм "Человек и Закон" тапшыруына мөрәҗәгать итәргә киңәш бирәләр.  

Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=26535

sarman-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса