Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәрәңге тәкәсе әзерлибез

Ике көн пешерәм дип йөри торгач өченче көнне тәки пешердем. Безнеңчә, Актанышча "тәкә", улым әйткәндәй "текә".

 Камыр өчен сөт, үсемлек мае, 3-4 аш кашыгы майонез, тоз, шикәр комы, он. Сөтне җылытып эшлибез. Камырны тәмам суынганчы ял иттерәбез. Эчлек өчен туралган бәрәңге, тоз - борыч, пешеп чыккач эченә салыр өчен акмай.

Бәрәңге тәкәсе.
Камыр өчен:
- 300 мл җылы сөт
- 150 мл үсемлек мае
- 3-4 аш кашыгы майонез
- ярты чәй калагы тоз
- бер чәй калагы шикәр комы
- он
Эчлек өчен: туралган бәрәңге, суган, тоз - борыч.

Пешеп чыккач эченә салырга акмай.

Бәрәңге тәкәсенә камырны басабыз. Сөтебез бармак пешмәслек җылы булырга тиеш. Камырыбызны басабыз. Тәмам суынганчы өстен каплап ял иттерәбез. Ул арада эчлекне әзерлибез. Духовкада пешереп алып, кайнар килеш урталай ярып, акмай салып чәй табынга чыгарабыз.

фото, чыганак http://www.kazanutlary.ru/news/tatar-halyk-ashlary/brge-tkse

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X