Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәлкем , соңгы күрешүдер....

Ул әле эштән кайтып кына кергән иде. Азык-төлек белән шыплап тулган сумкасын кухняга кертеп куярга да өлгермәде, телефон шалтырады. Алыргамы, алмаскамы дип, бер мәл уйланып торды да, телефонына үрелде. Һаман да шул бер сүздер инде... Нигә шалтырата ул? Ни әйтәсе килә? 

– Йә, аяктан егарлык тагын нинди сүзең бар? – диде Миләүшә, шаярта башлап. 

Трубканың теге башындагы таныш тавыш, гадәттәгечә: «Бу мин әле, – диде дә, – кил, мин улымда кунакта. Бәлкем, бу соңгы күрешү булыр...» – дип, телефонын сүндереп куйды. 

– Исәнмесез-саумысез, – дип, үзалдына сөйләнә башлады Миләүшә, ни дип сиңа барып йөрим инде мин. Гомер буе сәер кеше булды бу Рәмис. Әйе, алар сыйныфташлар. Ләкин аларның һәркайсының хәзер үз тормышы, үз гаиләсе, балалары... Әнә ире дә яратмый аның бертуктаусыз шалтыратып торуын. «Нишләп сиңа гына шалтырата ул?» – ди. Ә ул каян белсен, ул да белми. Якын итәдер, мәктәп еллары, яшьлек еллары... 

Рәмис авылда яши. Ул шәһәргә балалары янына әледән-әле кунакка килә. Килгән саен әнә шулай бер шалтыратып ала. Бер мәртәбә әле ресторанга да чакырды. Барды Миләүшә. Ә нәрсә булган, сөйләшеп утырдылар. Гәрчә сыйныфташы: «Мәктәп елларын искә төшерербез», – дип чакырса да, очрашкач, яшьнәп үтеп киткән ул елларны исенә дә кертеп карамады. Зур кара күзләрен нәкъ малай чагындагыча «Миләш»кә текәп, тораташ катып калды. Аның аз сүзле булуын белгәнгә, хатын үзе сөйләде, эше, балалары, ире турында. 

        – Хәтерлисеңме, чыгарылыш кичәсендә кулымнан тотып алгач, мин сиңа берне чәпегән идем?» 

        – Хәтерлим, – диде ир. Ул уңайсызланып китте. Куе чал чәчләрен артка сыпырып куйды. – Әйе, син күп сорап тормый идең... 

– Әйтсәң әйт инде, әйтмәсәң юк... – диде Миләүшә, ачуы чыга башлап. Син бит мине нәрсәдер әйтергә чакырдың. Рәмис дәшми генә аңа карап торды. «Җебегән, – дип уйлады хатын, – һаман да шул бер җебегән». 

Ләкин Рәмис «җебегән» түгел иде. Ул да Миләүшә сыман югары уку йортын тәмамлады. Хәзер ул чит илләр белән эш итә торган зур эшмәкәр. Читтән караганда, аны танымассың да. Эшлекле, тәвәккәл, сүзен дә кистереп әйтә белә. Ә менә Миләүшәне күрдеме, югала да кала... Әйтәсе сүзен дә оныта. Дөресрәге, әйтергә кыймый, кыенсына Миләүшәдән. 

– Арыдым әле, эш күп, – дип зарланган Миләүшәгә: «Мин сине беркайда да эшләтмәс идем. Ханбикә булып, өемдә генә утырыр идең», – дигәне бар анысы. Бик гаҗәпләнгән иде шул чагында Миләүшә. Аның бит инде ханбикәсе бар. Ул аны гел мактап, яратып сөйли. Ни җитми икән аңа?! 

...Миләүшә янә Рәмиснең номерын җыйды. «Бәлкем, соңгы күрешү булыр». Ник шулай диде ул? Әмма телефон сүндереп куелган иде. 

Хатын бу сәер сөйләшүне оныткан да булыр иде. Көннәрдән бер көнне ул почта ящигыннан аның исеменә язган конверт тартып чыгарды. Аны ачып, хатны укый башлады. Дөресрәге, хат та түгел иде ул, кәгазь битенә зур хәрефләр белән язылган бер генә җөмлә: «Мин сине гомер буе яраттым». 

Ул ашыга-кабалана телефонын тартып чыгарды. Трубканы бу юлы улы алды. «Әтинең кичә җидесен үткәрдек. Кем сорый?» – диде. 

Автор Мәдинә Авзалова.

фотоcontact.meta.ua

http://www.syuyumbike.ru/yashaesh/otkrovenie/?id=7377

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X