Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәхетле журналист

Ике атна хастаханәдә яткан Ильясов эшкә чыгуының беренче көнендә үк газетаның җаваплы секретарена биш битлек мәкалә китереп тоттырды. Мөхәрриргә дә мәкалә ошаган ахры, мәкалә шунда ук төзәтүсез чираттагы сан өчен типографиягә тапшырылды.

 Шулай булмый хәле юк, мәкалә авторы хастаханәнең киң кырлы тормышын, анда эшләү-челәрнең хезмәтләрен чагылдырып кына калмаган, медицина хезмәткәрләрен һәм авыруларны борчыган проблемаларны да күтәргән. Бигрәк тә дәвалау биналарын киңәйтү, медицина белгечләре өчен торак йортлар төзү, Яңа Арыш тубдиспансерын район үзәгенә күчерү кирәклегенә басым ясаган.

Тик газета үзенең укучыларына таратылгач, әлеге мәкалә Ильясовның йокысын качырды. Мөхәррир райкомнан әйләнеп кайткач, идеология секретаре мәкалә авторын үзенә чакыртты. Кабинетка кергәч, әңгәмә бик җитди тонда башланды.

—Кем кушты бу турыда язарга?! Баш врач Мифтаховмы?

—Юк, берәү дә кушмады, үзем яздым.

—Мифтахов кушуы буенча димәсәң, эшең харап. Редакциядә эзең дә булмаячак. Сине первый чакыра.

Нигәдер беренче секретарь да Ильясовтан шул турыда төпченде. Күрәсең, баш врач аларга ярдәм сорап бер генә тапкыр мөрәҗәгать итмәгән.

Үтерерлек ачулы караш сизсә дә, Ильясов каушамый. —Мине берәү дә көчләмәде. Үз намусым кушканча яздым. Үз интересымны да кайгыртмадым. Авырулар мәнфәгате борчый мине. Ошатмасагыз, өлкә газетасына да язармын,—ди. Һәм шулай эшли дә. Мәкалә «Социалистик Татарстан» газетасында тиз арада басылып чыга. Ильясовка «югарыдагы» мөнәсәбәт  иң чигенә якынлаша.

—Ул егетегезне редакциядә күрмим, - дип кисәтәләр мөхәррир Г. Хәйретдиновны. Аңа да, мәкалә авторына да тынычлык бетә. Шулай да җил бераз вакыттан соң тына. Шул елны район читенә урнашкан тубдиспансердагы авыруларны үзәк больницаның яхшы шартлар тудырылган дәвалау бинасына күчерәләр. Икенче елны үзәк больница торак йортлар төзүне киң җәелдерә, дәвалау биналарын киңәйтә. Дөрес, башкарылган әлеге эшләр газетада басылган мәкалә аркасында гына да түгелдер. Әмма мәкаләнең иҗтимагый фикер уятуы көн кебек ачык.

Ильясовның гади кешеләр мәнфәгатен кайгыртып язган мондый мәкаләләре бер бу гына түгел. Шәхси һәм ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә игътибарны арттырырга кирәклекне искәрткән бер мәкаләсендә ул болай дип язды: “. . .Балык бистәсендә эре панельле типовой йортлар артса да, аларда яшәүче кешеләргә тавык-чебеш, каз-үрдәк асрау өчен тиешле шартлар тудырылмый. Шуның нәтиҗәсеңдә 6 меңгә якын кеше яши торган авылда бары тик 26 сыер, 20 бозау, 29 дуңгыз, 100 сарык исәпләнә. 1744 семьяның 850 сендә генә җир участогы бар. . . Кешеләр кыяр, кишер, кәбестә, чөгендер кебек яшелчәне Казаннан алып кайталар. Яшелчә, җиләк-җимеш үстерүдән бизеп барабыз түгелме?! Район үзәгендәге 53 учреждение, предприятие һәм оешманың икесе генә ярдәмче хуҗалык оештырды . . .»

Сүз дә юк, авыл Советы моны һич тә инкарь итә алмады. Мәсьәлә сессия көн тәртибенә куелды һәм район үзәгендә яшәүчеләргә җир участоклары бүлеп бирелде. Хәзер Балык бистәсендә 1006 кешенең дача участогы бар. Моннан тыш, ел саен яз көне гражданнарга бәрәңге утырту өчен 50 гектар җир бүленә. Бүген монда 200 дән артык мөгезле эре терлек, сыер, 974 дуңгыз асрыйлар. Кош-кортларның да исәбе күпкә артты. Район үзәгендәге предприятие һәм оешмаларның алтысы ярдәмче хуҗалык оештырды.

Искә төшергән әлеге ике эпизод кына да Ислам абый Ильясовның журналистлык сәләтен чагылдыра кебек.

...Ильясов беренче чыныгуны 1960 елда, Сарман районында чыга торган «Ленинчы» газетасы редакциясендә ала. Эшли башлавының беренче айларыннан ук район газетасы кысаларыннан үтеп, республика газеталары белән элемтәгә керә. Бер елдан артык вакыт эчендә генә дә «Татарстан яшьләре» газетасында дистәләрчә мәкаләләре басыла.

Ерак Көнчыгышта, Хабаровский краенда армия сафларында хезмәт иткән чакта да каләмен күгәртми. Хәрби хезмәт үтәүчеләр тормышын чагылдырган мәкаләләре хәрби округның «Суворовский натиск” һәм хәрби частьның «На страже родины» газеталарында саннан-санга басыла. Аларны ул хәрби хәбәрчеләр посты әгъзасы буларак яза.

Хәрби матбугатта актив катнашканы өчен Ильясовны кул сәгате белән бүләклиләр. Аны ул 25 ел тагып йөрде. Ремонт таләп итмәгәне өчен ахры, каләмдәшләр буларак очрашканда Ислам дусның бу сәгатен мактап сөйләвен мин бер тапкыр гына ишетмәдем.

Армиядән кайткач ул Питрәч районында чыга торган «Алга» газетасында эшли. 1965 ел башында Балык Бистәсе районы оешкач, аның җирле газетасы да торгызыла. Мөхәррир итеп Ленинград партия мәктәбендә укучы Гали ага Хәйретдиновны кайтарталар, КПСС өлкә комитетының матбугат секторы белән килешенеп, Ильясов шул вакытта Питрәчтән  Балык Бистәсенә күчерелә. Типографиядә дә, редакциядә дә әле тиешле шартлар булмый. Хәтта утырырга өстәлләр дә җитешми.

- Кайсы бүлекне аласың, теләсәң минем урынбасар бул, -ди Хәйретдинов Ильясовка.

Әле өйләнергә дә өлгермәгән егет тыйнаклык күрсәтә. Инде каләмен шактый шомартырга өлгергән булса да урынбасар булырга ашыкмый, авыл хуҗалыгы бүлеген кабул итә. Өч-дүрт кеше белән газетаның беренче санын матбугат көненә өлгертәләр. Әлбәттә бик авыр шартларда. Гали ага Хәйретдинов белән Ислам Ильясов редакциядән иртә белән генә кунакханәгә (ул вакытта әле квартиралары булмаган) кайтып китәләр.

Менә шул көннән бирле, ягъни 33 ел буе Ильясов гел шушында. Өч ел авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире, 13 ел мөхәррир урынбасары,13 ел мөхәррир булып эшли. Ул район тарихында иң озак эшләгән мөхәррирләрнең берсе. Ислам абый күп еллар буе редакциянең партия, профсоюз, журналистларның башлангыч оешмаларын җитәкләде. Район Советы депутаты, партия райкомы, халык контроле комитеты әгъзасы буларак аңа төрле поручениеләр йөкләделәр. Ул вакытта модада булган коллективларның  йөзләрчә мөрәҗәгатьләрен һәм социалистик йөкләмәләрен ул язды. Квартал саен үткәрелгән пленумнардагы, ай саен диярлек чакырылган район Советы сессияләрендәге 30-40 ар битле озын докладларны да русчадан татарчага тәрҗемә итеп, газетага әзерләде. Ул мөхәррирлек иткән чорда редакция коллективы көче белән бик күп чаралар үткәрелде. Төрле темага системалы рәвештә түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр, хәбәрчеләр, җитәкчеләр, белгечләр, авыл хуҗалыгы алдынгылары, съезд делегатлары, Ленин ордены кавалерлары, сугыш һәм хезмәт ветераннары, Советлар Союзы геройлары белән очрашулар, аерым оешма, учреждение җитәкчеләре белән турыдан-туры элемтәләр, ярышучы Лаеш, Питрәч һәм Балык Бистәсе районнары хуҗалыклары җитәкчеләре һәм хезмәт алдынгылары белән перекличкалар, хәбәрчеләр слетлары һәм конференцияләре, “Кама таңнары” әдәби-музыкаль берләшмәсенең кичәләрен уздырулар, аерым хуҗалыкларда газета көннәре үткәрүләр шул чараларның кайберләре.

Район кешеләре ул чараларны көтеп алдылар, күңелләрен борчыган бик күп мәсьәләләрне, проблемаларны күтәрделәр, газета алдына бурычлар куйдылар. «Ачык хат көннәре» райком секретарьлары, район Советы башкарма комитеты рәисләре һәм төрле предприятие, учреждение җитәкчеләре катнашында үтте. Мөхәррир Ислам Ильясович ярышта җиңүче товарлыклы-сөтчелек фермасы коллективларына ай саен район газетасының күчмә кубогын тапшырып торды. Газетаның хәбәрчеләре ишәйде, тиражы артты.

Моны «Социалистик Татарстан» газетасы хупламый  калмады. Ул үзенең бер саныңдай «Октябрь юлы» газетасы хезмәткәрләре матбугат сүзенең нәтиҗәлелеге өчен көрәштә күп тырышлык куялар. Журналистлар әледән әле үзләре белән ярышучы Лаеш районы хезмәтчәннәре ирешкән уңышлар турында, табылган тәҗрибә энҗеләре хакында  язмалар биреп баралар, ике район газетасының берләштерелгән саннарын чыгаралар”, - дип язды.

Икенче бер санында ул Балык Бистәсе журналистларының иҗади эшләүләрен билгеләп үтте.

Әлеге баш мәкаләләрдән тыш, «Социалистик Татарстан» газетасы «Октябрь юлы» газетасы эшчәнлегенә уңай бәя биреп күзәтүләрдә бастырды. Газетаның эш тәҗрибәсен яктыртты. Ислам Ильясов мөхәррирлек иткән бу чорда «Октябрь юлы» газетасы Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Ә мөхәррир Ильясовның үзенә “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде. Ильясовны Балык Бистәсе район партия комитеты һәм район Советы башкарма комитеты 6 тапкыр “Социалистик Татарстан” газетасы, 5 мәртәбә Татарстанның нәшрият, полиграфия һәм китап сәүдәсе буенча дәүләт комитеты өч тапкыр, Татарстан журналистлар берлеге идарәсе өч мәртәбә Мактау грамотасы белән бүләкләгән. Аңа “Журналист” журналы Почет дипломы бирелгән. РСФСРның халык контроле комитеты Мактау грамотасына да ия ул. Боларны Ислам абый аяусыз хезмәте белән яулаган.Еш кына хәтта шәхси тормышын да бер читкә куйган чаклары булган аның.

Ильясов район тормышы белән һәрвакыт хәбәрдар. Куелган бурычны газетада киң яктырта. Яшь журналистларга проблемалы мәкаләләре белән үрнәк булып тора. Аның мәктәбен узучылар хәзер үзләре тәҗрибәле журналистлар. Ислам Ильясов киң диапозонлы журналист. Нинди генә тема күтәрсә дә, аны тирәнтен өйрәнә, проблемаларны калку куя. Шуңа “Ватаным Татарстан” газетасы аның йөзләрчә киң күләмле язмаларына урын бирде.

Ильясовка - 60 яшь. Мөхәррир урынбасары буларак хәзер дә каләмдәшләре, якташлары арасында авторитет белән файдалана. Район үзәгендәге барлык предприятиеләр, учреждениеләр җитәкчеләренең базар шартларында ничек эш итүләрен укучыларга ул җиткерде. Җир реформасы турында җир комитеты рәисе белән үткәргән интервьюлары бик күпләрнең өстәл китабына әверелде дисәк тә, һич ялгыш булмас. Бөек Ватан сугышы чорында тылда эшләгән хатын-кыз тракторчылар турында язган бер төркем очеркларын һәм зарисовкаларын да җылы кабул итте укучылар. Ул хезмәт алдынгылары турында аеруча күп яза.

- Без йорт салып яки башка юл белән кешене шатландыра алмыйбыз. Шулай да меңнәрчә кешеләр белән бер сулышта яшәгәнгә безне хөрмәт итәләр, - ди ул. 

 

Габделбәр РИЗВАНОВ,

 «Ватаным Татарстан” газетасы баш редакторының беренче урынбасары.

(“Авыл офыклары”. 9 декабрь 1998 ел).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X