Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәхет өчен күп кирәкмени...

 22 нче август һәр ел саен Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне буларак билгеләп үтелә.

 Әлеге күркәм дата безгә илебез тарихы битләренә күз салырга, символларны барларга мөмкинлек бирә. Алай гына да түгел, үз илебездә үзебезчә ватанпарвәрлек хисләре кичереп яшәсәк тә, әлеге дата моңа күбрәк игътибар итәргә, күбрәк уйланырга мәҗбүр итә кебек. Шул уңайдан Корноухово мәдәният хезмәткәрләре кече яшьтәге мәктәп балаларын “Минем Ватаным нинди төстә?” дип исемләнгән ял итү кичәсенә дәште. Артык тарихка кереп китми генә, чын мәгънәсендә җиңел атмосферада, официаль төстән ерак торган ял итү кичәсе булды әлеге чара. Ел саен үткәрелеп килүче әлеге бәйрәмне төрләндерү максатыннан, балаларга рәсем бәгесе игълан ителде. Чарага килгән балалар рәсем белән генә чикләнмәделәр. Төсле кәгазь, пластилиннан тырыша – тырыша Рәсәй флагын сурәтләгән кул эшләнмәләре дә ясап шаккатырдылар. Әбиләренә җәйге ялга кунакка кайткан Анастасия белән Виктория бу кичтә пластилинны үз итсәләр, ә бәйрәмгә әниләре белән килгән Дмитрий һәм Римма төсле кәгазьләрне кисеп, әниләре белән бергәләшеп дулкын – дулкын итеп Рәсәй флагын ясап куйдылар. Бәйгенең соңгы өлеше итеп, дуслыкка мәдхия җырлап, кәгазьдән киселгән куллар ярдәмендә әләм ясады балалар.

Бәйге барышында рәхәтләнеп илебез символлары турында сөйләшергә дә, илебез гимнын җырларга да, быелгы җәйге каникулдан алган хис – кичерешләр белән уртаклашырга да өлгердек.

Сөйләшә – серләшә торгач, вакыт дигәне сизелмәде дә. Төсле буяуларга буялып беткән балаларның йөзләрендә сөенеч, канәгатьлек билгеләре чалынып үтте. Шулай булмый ни! Бөтен тырышлыкларын биреп ясаган хезмәт җимешләренең мәдәният йорты почмагын бизәп торачагына һәрберсе чиксез шат иде аларның. Менә шул самими вә ихлас елмаюга рәхмәт тә, хөрмәт һәм ихтирам да, балаларча чиксез шатлану – барысы да сыйган. Бәхетле булу өчен күп кирәкмени?! Үзең илеңнең бер патриоты булып, шуны бәхеткә санап яши белү дә җитә кебек...

 

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА

Мәдәният йорты мөдире,

К.Сибгатуллин исемендәге премия лауреаты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса