Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бистәбездә ике куанычлы вакыйга булды

 Кичә районыбызда ике истәлекле вакыйга булды. 

ТАССР төзелүнең 100 еллыгы флагының районыбызга килүе тагын бер мөһим бәйрәм – республика программасы кысаларында  Шомбыт авылында төзелгән баскетбол, волейбол уйнау  өчен яңа спорт мәйданчыгы ачылу белән тәңгәл килде

                               Флаг килде кунакка

Шомбыт авыл җирлеге тантаналы шартларда ТАССР төзелүнең 100 еллыгы флагы эстафетасын кабул итте. Шәрәфле кунакларны, флаг йөртүчеләрне Шомбыт мәктәбе янәшәсендә “Чулман моңнары” гармунчылары, милли киемле кызлар ипи-тоз, чәкчәк белән каршыладылар.

Район башлыгы Илдар Таҗетдинов тантанада катнашучыларны, бөтен район халкын бу тарихи вакыйга белән котлады. Кыскача ТАССРның төзелү тарихына, икътисадый яктан үсеш этапларына тукталды. Зур канәгатлек белән республка программалары кысаларыында  районда башкарылган төзелешләрне, тормышка ашырыла торган проектларны  телгә алды.

-ТАССР флагының безнең районга килүе тантаналы вакыйга. Без бу эстафетаны кабул итүебезгә бик шат ,- диде ул һәм юбилей әләменә Балык Бистәсе районы гербы билгесен беркетте.

 Билгеле булганча,"ТАССР төзелүнең 100 еллыгы флагы эстафетасы" проекты Cпорт һәм социаль проектлар дирекциясе тарафыннан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән берлектә тормышка ашырыла. Россия этабы кысаларында флаг Россия Федерациясенең 8 федераль округында да булды инде, анда бәйрәм чаралары кысаларында Төбәк татар милли-мәдәни автономияләре теркәлгән субъектларның флаглары төшерелгән 68  билге  беркетелгән.  Республика этабы исә  Татарстан Республикасы көненә кадәр  барлык 43 муниципаль  район һәм 2 шәһәр округы буенча узачак. Соңыннан флагны Татарстан Республикасы Милли музеена тапшырачаклар.
 

 

 “Хыялыбыз тормышка ашты”

Бу көнне шомбытлылар, бигрәк тә яшьләр, укучылар, спорт сөючеләр өчен тагын бер шатлыклы вакыйга булды. Мәктәп территориясендә республика программасы кысаларында төзелгән универсаль спорт мәйданчыгы ачылды.

Район башлыгы Илдар Таҗетдинов, Татарстанның спорт министры урынбасары Илдар Садриев, Шомбыт авыл җирлеге башлыгы Николай Сергеев традицион кызыл тасманы кискәннән соң котлау сүзләрен җиткерделәр.

  • Без һәр елны Президентыбыз, спорт министрлыгы ярдәме белән шушындый  заманча спорт объектлары төзибез. Бүген сезнең белән бу шатлыгыгызны уртаклашуыбызга шатмын. Биредә балалар, өлкәннәр бергә җыелышып уйнарга язсын,- диде район башлыгы.

Илдар Садриев мәйданчык ачылуның җирлекнең республика флагын кабул итү белән туры килуен ассызыклады. Бу мәйданчыкның бушап тормавын, балаларны спортка тартуда зур роль уйнавын теләде.

 Николай Сергеев җирлек территориясендә 5 республика программасының тормышка ашырылуын билгеләп үтте.

Ә иң дулкынландыргычы 7 сыйныф укучысы Гадел Шәрифуллин чыгышы булды инде. Ул барлык балалар исеменнән Президентыбызга, район башлыгына, төзүчеләргә рәхмәтен җиткерде. “Хыялыбыз тормышка ашты”,- диде ул.

Тантаналар укучыларның иптәшләрчә волейбол матчы белән дәвам итте. Ә Татарстан флагы чираттагы районга юл тотты.

Илгиз Җамалиев.

фото автордан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса