Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Билгеләнгән җәза  үтәлергә тиеш

Күптән түгел ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре суд приставы хезмәткәрләре белән берлектә Балык Бистәсе районы гражданнары арасында административ җәзаны үтәмәүчеләр, ягъни юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны түләмәүчеләрне барладылар.

Балык Бистәсе районы ЮХИДИ бүлеге начальнигы Айрат Исмәгыйлов белдерүенчә, бүгенге көндә андыйлар күпләгән санда икән. Бу гражданнарның бурычлары җыела гына тора.

-Гадәттә административ штрафны түләүдән баш тартучылар яңадан кагыйдәләрне бозалар. Ә тәртип бозуы өчен җаваплылык тойган гражданнар штрафларын вакытында түләп алга таба үзен игътибарлы тотарга тырыша.  Шуны истә тотып административ җәза буенча бурычы булган гражданнар өчен аны түләү котылгысыз булырга тиеш. Кире очракта түләнмәгән штрафны икеләтеп билгеләү мөмкинлеге, яисә 15 тәүлек административ кулга алу яки 50 сәгать мәҗбүри эшләтү каралган,- ди ул.

Полиция хезмәткәре бу төр гражданнарны тоткарласа җәмәгать суды шушы өч чараның берсен билгелиячәк. Күп очракта административ кулга алу кулланыла. Моннан тыш  суд приставлары мөлкәткә дә арест салырга мөмкин. Мисал өчен 16 нчы гыйнварда үткәрелгән рейд нәтиҗәсендә зур суммадагы административ штраф өчен берәүнең автомобиленә арест салынды һәм Казан шәһәрендәге махсус тору урынына урнаштырылды. Закон бозучыга административ җәза билгеләгәннән соң ул 60 көн эчендә аны түләргә тиеш. Ә менә 20 көн эчендә түләсә аның суммасы 50 процентка ким була.

-           Шуңа күрә мин түләнмәгән штраф хуҗаларына мөрәҗәгать итеп аларны тиз арада бетерергә чакырам. Бу котылгысыз һәм аны кайчан да  булса башкарырга туры киләчәк,- диде Айрат Исмәгыйлов.

 

Гөлчәчәк Газизова.

фотоclassomsk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса