Бик тәмле куе чия кайнатмасы
Чиядән кайнатма ясап караганнар белә:
Күп вакытта сыек килеп чыга ул, ә чиясе бөрешкән була.
Без сезгә искиткеч бер кайнатма рецепты тәкъдим итәбез.
Ясап карагыз әле, сезгә дә ошамый калмас.
1 стакан су, 9 стакан чия, 13 стакан шикәр комы алына. 1 стакан суны кайнатып чыгарып, шушы суга 1 стакан чия һәм 1 стакан шикәр комы салабыз. Ул кайнап чыккач, шушында ук тагын 1 стакан чия белән 1 стакан шикәр комы кушабыз.
Бу юлы инде су салырга кирәк түгел. Тагын кайнатып чыгарабыз.
Берсе кайнагач, берсен салып, чия белән шикәр комының күләмен 9 стаканга җиткерәбез.
Соңгы 9 нчы стаканны салып кайнатып чыгаргач, тагын 15 минут кайнатып, сүндерәбез.
Суынгач, кабат 4 стакан шикәр комы өстәп, туглыйбыз һәм банкаларга тутырып, капкач белән каплыйбыз.
Тулырак: http://www.syuyumbike.ru/news/desert/kue-chiya-kaynatmasy
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа