Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бик тәмле итеп каз пешерү ЫСУЛЫ

Бер чиләк суга 1 кг тоз, 8-10 кара борыч, 4-5 дәфнә яфрагы, 1-2 баш сарымсак саласы. Каз яңа суелган яки катырылган булса да шулай эшләнелә. Су кайнар булырга тиеш түгел.

 Катырылган казны эретеп тормасагыз да ярый. Суда кимендә 12-14 сәгать тотасы. Бер тәүлек тотарга да була. Каз суга күмелеп торырга тиеш. Судан алгач, саркытабыз. Эчлеккә алма һәм кара җимеш яисә үзегез теләгән башка эчлекне аласыз. 2-3 аш кашыгы майонезга ярты чәй кашыгы аджика салып бутап, шуны казның тиресенә сылыйбыз. Аннары камырга төрәбез. Махсус целлофан "җиң"гә дә тыгарга була. Мин берничә кат фольгага төрәм. 2 сәгать пешкәч, фольганы өстеннән ачып, яңадан мичкә тыгып кызартып алам.

 фотоgotovim-edim.ru

http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/bik-tmle-itep-kaz-pesher-ysuly

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X