Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бик файдалы десерт

Баллы тәм-том кулланудан күбебезнең коты алынып тора. Зарарлы углеводларның фигурага нәфислек өстәмәвен беләбез.

Без тәкъдим иткән бу десерт белән үзегез дә, балаларыгыз да рәхәтләнеп сыйлана аласыз. 

Бу десертның төп ингредиенты – чиа орлыгы. Ул – иң файдалы ризыкларның берсе. Майя кабиләсе халкы һәм борынгы ацтеклар аның үзлекләрен әле шул чорда ук тиешенчә бәяләгән. «Чиа» сүзенең борынгы майа теленнән «көч» дип тәрҗемә ителүе дә юкка гына түгелдер. Ул кальций, марганец, магний, фосфор, В3, В1, В2 витаминнарына, калий һәм цинкка бай. 
Аны боткага, йогыртка, смузиларга кушарга, суда яки сөттә җебетеп, дерелдәвек хәлендә кулланырга була. Суга салгач, бүртә ул. Безнең десерт та чиа орлыгының шул үзенчәлегенә нигезләнеп әзерләнә. 

Организм өстәмә тукландыруга мохтаҗ булса, чиа орлыгын көн саен кулланырга кирәк. Моның өчен  250 мл чәйгә 1 чәй кашыгы орлык салып туглагыз да, сәламәтлек өстәүче коктейль белән рәхәтләнеп сыйланыгыз. 

 Кирәк 

- 200 мл сыер яки үсемлек сөте; 

- 4 аш кашыгы чиа орлыгы; 

- үзегез яраткан җиләк-җимеш. 

 Эш барышы 

- Сөткә чиа орлыгын салып, яхшылап туглыйбыз. Мин 1 стакан сөткә 4 аш кашыгы орлык салам, ләкин күләм нисбәте якынча гына. Кемдер куерак, кемдер сыеграк булганын ярата. Беренче тапкырдан куерак чыкса, икенче тапкыр үзегезгә кирәгенчә генә салырсыз. 

- Стаканны суыткычка урнаштырабыз, сөт куерсын. Чама белән моңа 5 сәгатькә якын вакыт кирәк. Төнгә куеп калдырсаң кулай, иртәнгә инде әзер булачак. 

- Ә хәзер фантазияне эшкә җигеп, десертны әзерләп бетерәбез. Үтә күренмәле зур бокалга туралган төрле җиләк-җимешләр белән дерелдәвекне катлам-катлам итеп матурлап салабыз. Мин исә банан, издерелгән кура җиләге (аның урынына кара бөрлегән), аз калорияле манго джемы һәм миндаль кулландым. 

Чиа орлыгын куллану өчен биш сәбәп: 

- теләсә кайсы бөртекле культура белән чагыштырганда, чиа орлыгындагы аксым ике тапкыр, банан йомшагы белән чагыштырганда калий ике тапкыр, ә сөт ризыклары белән чагыштырганда кальций биш тапкырга артыграк. 

- Чиа орлыгы – иммунитетны ныгыту һәм яшьлекне озайту өчен мөһим булган антиоксидантлар чыганагы. 

- Туклыклы чиа орлыгы аппетитны баса һәм организмны чистарта, шул рәвешле артык авырлыктан арынырга ярдәм итә. 

- Ул югары кан басымын төшерергә булыша һәм кандагы шикәр күләмен көйли. 

- Бу ризык организм өчен бик файдалы булган омега-3 һәм омега-6 май кислоталарына бай. 

 

фото, чыганак http://syuyumbike.ru/news/desert/bik-faydaly-desert

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса