Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Биек үкчәдә йөререгә яраткан хатын-кызлар ахыр чиктә «прощайка»лар кия башлый»

Хатын-кызның матур күренергә теләве, затлы киемнән, үкчәле туфлиләрдән йөрүе – гадәти күренеш. Күршедәге таныш бер әби мине күргән саен, биек үкчә киясең, дип ачулана иде. Аның аяклары авырта, сәбәбен яшь чагында биек үкчәдән йөрү дип аңлата иде.

Эчем-тышым, иреннәрем
Дәртле жырлар көйлиләр.
Сызлап торган аякларым
Биек үкчә телиләр, 
– дип көйли дә иде әле ул. Биек үкчә аякларны авырттыра башлагач җырлыйсы килми анысы. Шпилькаларның сәламәтлеккә зыяны турында 37 ел тәҗрибәсе булган ортопед-травматолог, табиб Равил Йосыпов белән сөйләштек.

Хатын-кыз өчен иң уңайлы, зыянсыз үкчәнең биеклеге 3-4 сантиметр булырга тиеш, – ди Равил Йосыпов. Табиб әйтүенчә, үкчә биегрәк булса, гәүдә авырлыгы тигез бүленми, алга, аяк бармакларына күбрәк төшә. Нәтиҗәдә, ныгымаган бармаклар формасын тиз үзгәртә, аркылы аю табанлылык барлыкка килергә мөмкин.

«Еш кына өлкәнрәк хатын-кызларның бармаклары кырыенда шешсыман сөяк үсеп чыга. Ул авырта, уңайсызлыклар тудыра. Аяк киемен сайлаганда да авыр. Кайбер хатын-кызлар ахыр чиктә «прощайка»лар кия башлый. Хәтта, сөяк комачаулагач, «прощайка»ның шул урынын тишеп, эченнән бахила киючеләр дә очрый», – ди Равил Йосыпов.

Табиб әйтүенчә, элегрәк бу проблема 40 яшьтән узган хатыннарда ешрак очраса, хәзер 19-20 яшьтә үк аяк авыртып мөрәҗәгать итүчеләр күп икән. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, 30 яшьтән узган хатын-кызларның 25 проценты нәкъ менә уңайсыз аяк киеме аркасында килеп чыккан авырулардан зарлана.

Шуңа күрә артык яссы табанлы аяк киеменә өстенлек бирергә дә киңәш ителми. Аеруча үсмерләр арасында бөтенләй үкчәсе булмаган «балеткалар» популяр. Ләкин мондый аяк киеме организм өчен зыянлы икән. Равил Йосыпов әйтүенчә, үкчәнең биеклеге кимендә 2-2,5 сантиметр булырга тиеш. Шулай ук үкчәнең тотрыклы, нык, җайлы булуына да игътибар бирергә кирәк. Артык яссы табанлы аяк киеменнән озак йөрсәң, буйга аютабанлылык барлыкка килергә мөмкин.
Мәктәп балаларына дөрес аяк киемен сайлау аеруча мөһим. Чөнки аларның сөякләре формалашып, ныгып җитмәгән була.

«Биек үкчә хатын-кызны нәфис, затлы күрсәтә. Хатын-кызга бөтенләй үкчә кимә дип әйтү дөрес түгел. Спектакль, концертларга, мөһим очрашуларга барганда, бәйрәмнәрдә биек үкчә рөхсәт ителә. Әмма, сәламәтлеккә зыян китермәсен өчен, аны көненә 3 сәгатьтән дә артык кияргә ярамый. Чит илләрдә кыска итәкле, үкчәле хатын-кызны күрсәләр, ике төрле уйларга мөмкиннәр: йә бу «борынгы профессия» вәкиле, йә Советлар Союзыннан килгән хатын-кыз. Чит илдә биек үкчә аркасында килеп чыккан авыруларны дәвалау ни дәрәҗәдә кыйммәт икәнен беләләр. Шуңа да аякларын саклыйлар», – ди табиб.

 

Ортопед-травматолог Равил Йосыповтан аяклар арыганда ял иттерү өчен киңәш:
38-40 градус җылылыктагы 4 литр суга 2 аш кашыгы диңгез тозы кушасың. Бу тозлы катнашмага аякны 20 минутка тыгып утырырга кирәк.

Биек үкчә китереп чыгарырга мөмкин булган авырулар

Әгәр дә 4 сантиметрдан да биегрәк үкчәле яки, киресенчә, артык яссы табанлы аяк киемен даими кисәң, бил сызлый башларга, кан тамырлары киңәергә, хондроз күзәтелергә, арка баганасы төзелеше үзгәрергә, аютабанлылык барлыкка килергә, бармакларның сөякләре деформацияләнергә мөмкин. Кешенең атлап йөрүе, гәүдә төзелеше үзгәрә.

Ничек дәваларга?

Үкчәле аяк киеме яратучы хатын-кызларга ортопедия салоныннан махсу массаж ясый торган ковер алырга киңәш ителә. «Иртә белән бизәнгән арада 15-20 минут шул коверда таптанып тору сәламәтлек өчен бик файдалы», – ди табиб Равил Йосыпов.
Чирәмдә, ташта, комда яланаяк йөрергә мөмкин. Ә менә идәндә яланаяк йөрү катгый тыела. Бу ахыр чиктә буыннар сызлауга, артрозга китерә. Катгый рәвештә өйдә оек йә тапочка кияргә кирәк.

Әгәр аяк нык сызлый икән, табибка мөрәҗәгать итегез. Дәвалау өчен авыртуны баса торган дарулар бирелә, ортопедик аяк киеме, табан астына куела торган махсус япмалар киңәш ителә. Кайчакта үсеп чыккан сөякләрне хирургия юлы белән дә алалар. 25 процент очракта электр белән дәвалану тыелган. Шуңа да бу мәсьәләдә табиб белән киңәшләшергә кирәк.
Аяк табанына, балтырларга массаж ясау файдалы.
Аяклар шешкәндә, махсус мазьлар нәтиҗәле.

 фотоdrpozvonkov.ru

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/biek-kchd-yrereg-yaratkan-khatyn-kyzlar-akhyr-chikt-proshchaykalar-kiya-bashlyy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса