Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бүген Балык Бистәсендә "Татарстан: все для фронта, все для победы” китабын тапшыру тантанасы булды

Бүген район үзәгенә Татарстан Республикасы архив эшләре буенча дәүләт контроле үзәге мөдире Лилия Салихова килгән иде.

Очрашу район һәм республика бәйгеләре, конкурсларында урын

яулаган 14 мәктәп укучысына район мәгариф бүлеге һәм балалар иҗат

үзәге хезмәткәрләре тарафыннан гармоталар тапшыру мизгелләре

белән башланып китте. Бүләкләүләр Бөек Җиңүнең 75 еллыгы һәм

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан балалар кул эшләреннән

оештырылган күргәзмә янәшәсендә узды.

Аннан район мәдәният йорты хезмәткәрләре концерт программасы

күрсәтте. Һәм Лилия Салиховага сүз бирелде. Ул республикабызда

һәм Россиядә барган истәлекле вакыйгалар белән котлап үтте.

“Татарстан: все для фронта,

все для победы” исемле китап турында сөйләде һәм әлеге актив

укучыларга аны бүләк итте.

Социаль мәсьәләр буенча район башлыгы урынбасары Айгөл

Вафина чыгыш ясаганнан соң, ике укучыга район башлыгының Рәхмәт

хаты тапшырылды.

Гөлназ Зарипова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса