Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Безнең табиблар спортта да сынатмый

 Балык Бистәсендә Татарстан Республикасы медицина хезмәткәрләре “Сәламәтлек-2019” Спартакиадасының зона этабы булып узды.

  Анда Лаеш, Югары Ослан, Питрәч, Биектау һәм Балык Бистәсе районнары үзәк больницалары командалары көч сынашты. Традицион рәвештә үткәрелүче әлеге ярышларның төп максаты спорт һәм физик тәрбия чараларын республика халкы арасында популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм иң көчле командаларны, спортчыларны ачыклау.

Ярышларны район башлыгы Илдар Таҗетдинов ачып җибәрде. Ул кунакларны сәламләп Спартакиада ярышларының гадел, травмаларсыз узуын, иң көчлеләрнең җиңүен теләде.

Ярышлар “Яшьлек” стадионында эстафеталар белән башланып китте. Хуҗаларга стадион үзе дә ярдәм итте булса кирәк. Хатын-кызлар да (Гөлфия Сәйфетдинова, Алсу Кәримова, Гөлия Мәҗитова, Эльвира Шәрәфиева), ир-егетләр дә (Николай Демьянов, Евгений Круглов, Ринат Гинятуллин, Айрат Шакиров) көндәшләренә бер өмет тә калдырмадылар, финиш сызыгын беренче булып уздылар.

Башка ярышлар “Дельфин” спорт-сәламәтләндерү комплексында дәвам итте. Анда командалар

волейбол, тенис, шахмат,бадминтон, аркан тартышу ярышларында иң көчлеләрне, җитезләрне ачыкладылар. Югары Тегермәнлек амбулаториясенең гомуми практика табибы Идрис Галиев шахмат ярышында, поликлинника шәфкать туташы Эльвира Мозохина тенниста беренче урынны яуладылар.

Табиб-инфекционист Ринат Гинятуллин тениста –икенче, участок табибы Николай Демьянов, “Ашыгыч ярдәм” фельдшеры Әлфия Закирова бадминтонда- өченче урыннарны алдылар.

Аркан тартышуда да безнең командаларга каршы торырдайлар табылмады. Волейболчы кызларыбыз киеренке уеннарда икенче урынны алуга ирештеләр.

Нәтиҗәдә Балык Бистәсе үзәк больницасы командасы беренче урынны яулады. Биектау, Лаеш районнары командалары икенче-өченче урыннарны бүлештеләр.

Автор Илгиз Җамалиев.

фото Илнур Шигапов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса