Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Безнең ишегалды” программасы райондашларыбыз өчен зур куанычка әйләнде

“Безнең ишегалды” программасының районыбызда эшләп килүе райондашларыбыз өчен зур куанычка әйләнде.

Соңгы вакытларда халкыбыз ихтыяҗын киңрәк канәгатьләндерү максатыннан барлыкка килгән дәүләткүләм проектларны райондашларыбыз сөенеп кабул итәләр. Чөнки аларның барысы да халыкның тормыш-көнкүреш хәлен яхшырту ниятеннән чыгып эшләнә.

Район башлыгы Илдар Таҗетдинов һәм Балык Бистәсе шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марс Мәгыйзов быел район үзәгендәге күп фатирлы йортларның ишегалларын карап, андагы төзекләндерү эшләренең барышы белән якыннан таныштылар. Шулай ук анда яшәүчеләр белән аралашып, аларның фикерләрен белделәр. Урынлы зарлар да булды әлбәттә. Кайбер йортларда көчле яңгырлар вакытында урам суларының подъездларга агып керүеннән нык зарландылар. Ишек алдында келәм кагарга, юган керләрне эләргә мөмкинлекләрнең булмавыннан борчуларын белдерүчеләр дә булды. Эш барышында аларның тәкъдим-фикерләре тулысынча исәпкә алынды. 

Әйе, матурлык, уңайлыклар барыбызга да кирәк. Шуңа да “Безнең ишегалды” программасының районыбызда эшләп килүе райондашларыбыз өчен зур куанычка әйләнде дисәм дә, ялгышмам. Күп фатирлы йортларда яшәүчеләр моңа бик рәхмәтлеләр. Эшнең көйле баруына, җиренә җиткерелеп, яхшы сыйфат белән эшләнүенә сөенми һич мөмкин түгел шул. 

2020 елда Татарстан Республикасы Президенты программасы нигезендә район үзәгендә 5 ишегалды тәртипкә китерелгән булса, агымдагы елда ул 8 булды. Киләсе елга 10 ишегалдын төзекләндерү эшләре планга кертелү күңелдә тагын да олы өметләр уята. Әлбәттә, монда районыбызның Масловка, Олы Кульга  авылларындагы күп фатирлы йорт ишегаллары да исәпкә алына. Әлеге программа буенча эшләр киләчәктә дә уңышлы барыр дип ышанасы килә.

Идрис Аметов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса