Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Безнең ишегалды” проекты кысаларында очрашулар дәвам итә

Шушы көннәрдә район үзәгенең Октябрь урамындагы 23Б, 23Г күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән “Безнең ишегалды” проекты кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Михаил Сыровацкий очрашты.  

Бу йортларда күбесенчә яшь гаиләләр яши. Аларның иң борчыган мәсьәләсе сабыйларына уйнар өчен балалар мәйданчагы ясау тора. Шулай ук машиналар кую урыны булдыруны да мөһим,  дип саныйлар. “Тәкъдимнәрегезне әйтегез, берничә вариантта булса тагы да яхшырак”,-дип ассызыклады  Михаил Сыровацкий. “Бик дулкынландыргыч вакыйга, югалып та калдык. Әлеге тәкъдимнәребез йорт ишагалдының киләчәген хәл итә. Уйлап, тирән фикер йөртеп эшләргә кирәк”, - диеште бу йортта яшәүчеләр. Яшь категориясенә карап балалар мәйданчыгы, машиналар һәм велосипедлар кую урыны, йорт тирәсен яшелләндерү һәм чәчәкләр утырту урынынары булдыру турында фикерләр әйтелде әлеге очрашуда.    

    

Автор Гөлназ Зарипова.

фото автора

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса