Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бездә кунакта “Син кайда идең” спектакле белән “Өмет” халык театры

 Кичә район мәдәният йортында Казан шәһәре Инженерный лицей каршында оешкан “Өмет” халык театры Чаллы язучысы Айгөл Әхмәтгалиеваның “Син кайда идең” исемле әсәрен сәхнәгә куйды.

 2013 елда эшчәнлеген башлап җибәргән әлеге халык театры тугызын спектаклен сәхнәләштерә. Бүген күрсәтелгәненең премьерасы күптән түгел генә булган. Спектакльләр белән алар Республиканың күп районнарына барганнар, чит илләргә дә чыкканнар.

Спектакльне карарга укытучылар, мәктәп директорлары, район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, ата-аналар да килгән иде.

 

Автор Гөлназ Зарипова.

фото автордан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса