Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Без бу дөньяга сыналыр өчен килгәнбез"

Шушы көннәрдә Татарстанның  атказанган артисты Олег Фазылҗанов үзенең   50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Олегның таланты, башкарган  рольләре  тамашачыны сокландыра, чөнки ул табигый, тормышчан итеп уйный.

Безнең буын, гадәттә, балачак елларын  сагынып искә  ала, ә Олег Фазылҗановның  үткәннәре турында сөйләгәнен тыңлаганда, күзләргә яшь килә. Бала чагыннан “әти” сүзен әйтә алмый үсә малай. Аның әнисе  бердәнбер улы янына  тугыз айлык ятимне тәрбиягә ала. Агроном  белеме  булган  Матрена Ивановна  үзенең туры сүзлелеге аркасында  шактый зыян күрә. Бервакыт колхозның отчет-сайлау җыелышында колхоз рәисенең: “Фәлән кадәр ашлык  җыйдык”,дип мактанганын тыңлап утыра да, түзә алмый: “Шуның кадәр ашлык җыеп алгач, ни өчен сез декабрь аенда күрше колхозлардан  ашлык ташый башлыйсыз?”дигән сорау бирә.

 

 

Икенче көнне үк  өйләренә милиция хезмәткәрләре килеп, ана кешене алып китәләр. 8 яшьлек  малай,  яланаяк килеш авылны чыкканчы  елый-елый машина артыннан чаба. Әнисенең урын өстендә ятучы авыру апасын тәрбияләп, 4 ай әнисез яшәргә туры килә  2 балага.

Күп еллар узуга карамастан, ул чаклар онытылырлыкмы соң? Олег үзенең әнисен 85 яшенә кадәр тәрбияләп, узган ел соңгы юлга озатты.

Бүген үзе өч бала атасы. Аның яшәеше, иҗаты белән укучыларыбызны да таныштырыйк.

Олег, сез артистлар сәхнәдә тормышның матур һәм ямьсез  якларын күрсәтәсез. Ничек уйлыйсың, үз тормыш юлыңда кайсы күбрәк булды икән?

Без бу дөньяга  сыналыр өчен  килгәнбез. Аллаһы Тәгалә адәм балаларын сынармын,  дигән бит. Авырлыгын да бирә ул, җиңеллеген дә. Минем тормышта  авырлыклар да, сөенечләр дә күп булды. Миңа мәрхәмәтле, ярдәмчел  кешеләр белән очрашырга туры килде. Шунысына сөенәм, бу тормышта кешеләрдә шәфкатьлелек кебек  сыйфатлар  бетмәгән икән әле.

Үзеңне дә  спектакльләрдә, фильмнарда  кешеләрне бәладән коткаручы, яхшы күңелле кеше буларак күрәбез. Ә тормышта?

Миңа әнидән кешелеклелек сыйфатлары  күчкән, дип уйлыйм. Бәлки, авырлык күреп үскән кеше башкаларга ярдәмчел була торгандыр. Авыр хәлдә калган кешегә ничек булышмыйсың инде. Әгәр кешегә вәгъдә бирәм икән, аны һәрвакыт үтәргә тырышам.

- Димәк, сәхнәдә  үз-үзеңне дә уйнарга туры килә. Ә  шулай да күңелсез хәлләргә дучар булган рольләрең куркытамы сине?

Кайбер уйнаган рольләремнән соң: “Карале,  минем тормышта да мондый хәлләр булганы бар”,дип  уйлаганым булды. Мин ырымнарга ышанам. Татар юрап китерер, диләр бит. Кайвакыт, тормышта да нәкъ шул спектакльдәге хәлләр кабатланмаса ярар  иде, дип  уйлап куясың.

-Син “Яшь йөрәкләр” спектаклендәСәйфулла, “Диләфрүз”дә Амурны озак еллар   уйнап, тамашачы мәхәббәтен яуладың. Бу рольләргә карата үзеңнең мөнәсәбәтең...

Сәйфулла минем иң яраткан ролем. Мин аны рәхәтләнеп, яшь чакларны искә төшереп уйныйм. Ул  репертуардагы иң матур спектакльләрнең берсе булып тора. Ә Амур ролен мин башта кабул итә алмаган идем, чөнки Түбән Кама театрында Исмәгыйльне уйнарга туры килде. Анысы уңышлырак кебек тоелды. Әмма тамашачы сине  башка рольдә дә кабул итә икән,  ул артистны сөендерә генә.

- Иҗат юлың башланган Түбән Кама театрында артист буларак таныткан ролеңне дә искә төшерәсе килә.

Туфан Миңнуллинның “Ак тәүбә, кара тәүбә” дигән спектаклендә Гомәр  роле иде ул. Шуның белән тамашачыга танылып киттем. Спектакль бик әйбәт килеп чыккан иде. Туфан абыйның  спектакльне караганнан соң: үз пьесасын  кабат укып чыгуы турында әйткәне истә әле. Түбән Кама театрында минем яшьлекнең иң матур мизгелләре узды. Үз эшенә бирелгән режиссер Рөстәм Галиев һәм артистлар аркасында гына  яшәде ул театр, Туфан Миңнуллин исемен алды.

Аннан киткәч, Камал театрында үзеңне ничегрәк кабул иттеләр?

Һаман Туфан абыйның  сүзләре искә төшә. “Энекәш, син  мондасолтан, ә тегендә баргач, олтан булачаксың”,дип кисәткән иде ул. Аллага шөкер, Камал театрында коллективка бик яхшы кабул иттеләр. Фәрит Бикчәнтәев мине “Телсез күке” спектаклендә уйнарга чакырып алган иде. Ул чакта үз  ролемне бик яратып уйнадым. Бүгенге көндә дә баш режиссерга рәхмәтлемен.

Олег Фазылҗанов  әгәр театр артисты булмаса, нинди һөнәр сайлаган булыр иде икән?

Мин хирург булыр идем, чөнки кешеләргә ярдәм итәргә яратам.

Синең эстрадада эшләгән чакларыңны да беләбез. Анысы  ничек башланды?

Безгә  Рөстәм Галиев бәйрәмнәрдә  концертлар куйдыра  торган иде. Аннары кайбер җырчылар үзләре белән эшләргә чакыра башлады.  Хәния Фәрхи төркемендә ел ярым эшләп алдым.

Гаиләдә  балаларың арасында сәнгатькә тартылучылар бармы?

Хатыным Алсу да Түбән Кама театрында 8 ел артист булып эшләде. Олы улыбыз Алмазның тавышы әйбәт, җырларга ярата. Безгә әйтмичә генә драма түгәрәгенә язылып кайткан. Хәзер гармун сорый башлады.Тимур футбол белән шөгыльләнә. Төпчегенә 8 ай тулды.

Үзеңә тормышның  ачысын-төчесен  шактый татырга туры килгән. Ата кешедән аерым яшәү дә баланы кимсетми калмагандыр. Күбесенчә, ата-ана аерылышканнан соң, икенче гаиләдәге балалар белән бер-берсен белмиләр. Ә сез  әтиегезнең  башка балалары белән аралашып яшисез.

Әгәр әни каршы килгән булса, бәлки очрашмаган да булыр идек. Әти безгә сирәк кенә килгәләде. Аның кызлары  Энҗе белән Эльвира кечкенә чагында ук мине күрәселәре килеп, горурланып йөргәннәр. Бүгенге көндә  сеңлем Энҗе  Камалиева  Яшь тамашачы театрында  эшли. Аллага шөкер,  аралашып, бер-беребезнең уңышларына куанып яшибез.

 

Люция Хәбибуллина.

фотоvk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса