Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бердәмлек тау күчерә

Инде хәбәр иткәнебезчә, киләсе якшәмбе көнне Татарстанның 43 районында урнашкан 844 җирлектә үзара салым кертү буенча референдумнар узачак. Әлеге чара республикабызның 827 авылында һәм 17 шәһәрендә оештырыла. Җирле референдумнарны үткәрүдә 44 территориаль  һәм 1645 участок сайлау комиссияләре катнаша.Безнең районда исә референдум 26 авыл җирлегендә, шулай ук беренче мәртәбә Балык Бистәсе шәһәр җирлегендә дә уздырыла.

Безнең халыкта элек-электән зур эшләрне күмәкләшеп, өмәләр оештырып башкару кебек матур гадәт яшәп килгән. “Ил төкерсә-күл булыр”, диләр бит. Соңгы елларда тормышыбызга  үтеп кергән үзара салым программасын да шул матур традицияләрнең заманча бер чагылышы дип бәяләргә кирәктер мөгаен. Хәер, Россиядә җирле бюджетларны тулыландыруда үзара салым җыюның бай тарихы бар. 1924 елда ук дәүләт җирле хаҗәтләр өчен халыктан ирекле рәвештә акча җыярга рәсми рөхсәт бирә.

Татарстанда үзара салым программасы 2013 елдан бирле гамәлдә. Баштарак халык арасында бу программага карата ризасызлык белдерүчеләр, хәтта анда катнашудан баш тартучылар да булды билгеле. Әмма халык бу программаның өстенлекләренә елдан-ел ныграк инана, референдумнарда да активрак катнаша.Чөнки шул акча средстволары ярдәмендә башкарылган эшләр күз алларында. Саннарга күз салыйк.2013елда референдумнар республиканың барлыгы 93; 2014 тә–655; 2015 тә–799; 2016 да–796; 2017 дә–856 җирлегендә узса, былтыр әлеге чара 856 җирлектә үткәрелгән. Үзара салым кысасында, һәр кешедән җыела торган акчаның күләме төрле авылда төрлечә булырга мөмкин. Ул референдум барышында билгеләнә. Акча шул авылда теркәлгән 18 яшьтән өлкәнрәк һәр кешедән җыела. Авыл җирлеге I һәм II төркем инвалидларга, сугыш ветераннарына, студентларга, күп балалы гаиләләргә, тыл хезмәтчәннәренә, армиядә хезмәт итүчеләргә ташлама ясый ала. Тик шунысы да бар: ташламаларга хокуклы кешеләр саны җирлектә яшәүчеләрнең өчтән береннән артмаска тиеш.

Программа гамәлгә кергәннән бирле Татарстанда 806 миллион 900 сум күләмендә үзара салым акчасы җыелган. Билгеле булганча, әлеге программа республика бюджетыннан да финанслана. Халыктан җыелган һәр 1 сум акчага Татарстан казнасыннан 4 сум акча өстәлә. Дәүләт керткән акчаны да исәпләгәндә, 2014-2018 елларда җирлекләргә 3 миллиард 182,6 миллион сум акча бирелгән. Тупланган акча читкә китми, шул җирлектәге кичектергесез эшләргә тотыла.

Узган ел  референдумнар 865 җирлектә (барлык җирлекләрнең 95 проценттан артыгында) үткәрелгән. Анда исемлеккә кертелгән тавыш бирүчеләрнең 66,26 проценты катнашкан.

Рәсми мәгълүматларга караганда, былтыр республикада халыктан җыелган үзара салым акчасының яртысыннан да күбрәге (51 процент) юл эшләренә тотылган. Икенче урында – авыл урамнарын төзекләндерү (20 процент). Беренче өчлеккә су мәсьәләсе дә эләккән. Барлык акчаның 10 проценты су белән тәэмин итүгә тотылган. Авылда яшәүчеләрне зиратны төзекләндерү һәм карап тору (8,1 процент), балалар һәм спорт мәйданчыклары төзү (3,6 процент), ял урыннары булдыру (1,6 процент), янгынга каршы куркынычсызлыкны тәэмин итү (1,4 процент), елга һәм күлләрне чистарту (0,6 процент) һәм транспорт чаралары сатып алу (0,6 процент) кебек мәсьәләләр дә борчый. Быел үзара салым күләме 100 сумнан 2 000 сумга кадәр булыр дип көтелә. Беренче яртыеллык нәтиҗәләренә караганда, республикада салым җыелуның уртача күрсәткече 79 процент тәшкил иткән.

 Безнең районда референдумнарны оешкан төстә уздырып үзара салым программасыннан нәтиҗәле генә файдаланучы авыл җирлекләре байтак. Шомбыт авыл җирлеге шундыйларның берсе. Биш авылны берләштергән җирлектә 588 кеше яши. Узган ел да, быел да үзара салым күләмен 1000 сум итеп билгеләгәннәр. Халыктан барлыгы 406 000 сум акча җыелган. Шуңа дәүләтебез тарафыннан бирелгәнен дә кушып шактый күркәм эшләр башкарганнар шомбытлылар. Һәр биш авылда юллар ремонтланган. Шомбыт, Чыршылы Елга, Камский авылларында урам яктырткычлары энергияне саклаучы лампаларга алыштырылганнар. Шомбытта артезиан скважинасына санитар саклау зонасы җиһазландырылган.

Калганы биш авылда юлларны кышкы чорда чисартып торуга тотылган. Ә  җыелачак акчаны алар Камскийда зиратны төзекләндерүгә, Шомбытта, Чыршылы Елгада балалар мәйданчыклары җиһазларга,шулай ук юлларны, су белән тәэмин итү системаларын, беренчел янгын куркынычсызлыгы чараларын тәртиптә тоту өчен кулланырга планлаштыралар.

 Үзара салым программасын грант ярдәме механизмы дип тә бәяләргә мөмкин. Ул халыкны туган җире үсешенә өлеш кертүгә өндәп - туплап кына калмый, ә бәлки авыл җирлекләрендә социаль проектларны тормышка ашыру өчен саллы гына дәүләт ярдәме алырга да мөмкинлек бирә. Инде шулай икән, райондашлар референдумда һәм салым җыюда актив катнашырлар дигән өметтә калабыз.

Илгиз Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса