Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бердәм дәүләт имтиханнарын үткәрү тәртибе билгеле булды

Бердәм дәүләт имтиханнарына гаризалар кабул итүгә санаулы көннәр генә калып бара.

11 сыйныф чыгарылыш укучылары 1 нче февральгә кадәр үзләре белем алган уку йортында гариза тапшыра. Гаризада укучы имтихан тапшырырга планлаштыручы барлык предметлар да саналган булырга тиеш. Узган елны тәмамлаучылар яшәү урыны буенча мәгариф бүлекләренә гариза бирәләр.

Белем бирү процессына коронавирус пандемиясе тәэсир итү сәбәпле, Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү тәртибенә үзгәрешләр кертте.

Урта гомуми белем бирү программалары буенча БДИ - 31 майдан 2 июльгә кадәр көтелә. 11 сыйныф укучылары өчен йомгаклау иншасы апрельнең икенче декадасында узачак. Вузларга укырга керергә теләкләре булмаган укучыларга урта гомуми белем турында аттестат алу өчен БДИ урынына ике фән: рус теле һәм математика буенча дәүләт чыгарылыш имтиханы тапшырырга кирәк булачак. Дәүләт чыгарылыш имтиханы мәктәптә үткәрелә торган контроль эш формасында үтәчәк.

Югары уку йортларына укырга керергә җыенучы һәм аттестат алу өчен БДИ тапшырачак чыгарылыш сыйныф укучыларына рус теле буенча БДИны  канәгатьләнерлек нәтиҗәсенә тапшыру да җитә. 2021 елда база дәрәҗәсендәге математикадан БДИ үткәрелмәячәк.

Урта гомуми белем турында аттестатлар бирүгә килгәндә, " Укудагы аерым уңышлары өчен» алтын медаль бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләрен исәпкә алып биреләчәк. Исегезгә төшерәбез, 2020 елда аттестатларны мәктәп билгеләре нигезендә, БДИдан башка алырга мөмкин иде.

Төп дәүләт имтиханы (ОГЭ) 24 майдан 28 майга кадәр үткәрелә. 9 нчы сыйныфларда имтиханны бары тик рус теле һәм математика буенча гына тапшыру мәҗбүри. Моннан тыш, сайлау буенча бер предмет калачак, аның буенча имтихан үз мәктәбендә контроль эш формасында үткәреләчәк.

9 нчы сыйныфларда рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе телдән, 10 нчы февраль, 10 нчы март һәм 17 нче май көннәрендә уза.

"Әлеге карарлар эпидемиологик хәлләрнең кискенләшүе һәм 2021 елда мәктәп укучыларының йомгаклау аттестациясен үткәрүне максималь дәрәҗәдә куркынычсыз итү,  барлык катнашучыларның һәм имтиханнарны оештыручыларның сәламәтлеге һәм иминлеге мәнфәгатьләрендә кабул ителде. Имтиханнар уздырганда 2020 елда БДИда үзен уңышлы яктан күрсәткән һәм имтиханнардан соң авырулар санының яңа артуын булдырмый калырга мөмкинлек биргән эпидемиологик куркынычсызлык чаралары да кулланылачак", - дип шәрехләде мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт җитәкчесе Анзор Музаев.

 

Фирая Әхмәтҗанова,

Балык Бистәсе мәгариф бүлеге методисты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса